Гыйнвар 2014

Диләра ЗӨБӘЕРОВА (9.01.1930–15.12.2000) – язучы, журналист.
Татарстанның Сарман районы Күтәмәле авылында туган дип язылса да, чынлыкта, төрмәдә туа. Әтисен – җиде буын мулла нәселеннән чыккан Гази абыйны, аннан соң «халык дошманы хатыны» дип әнисен дә кулга алалар. Яшьли ятим калган Диләра, җидееллык мәктәпне тәмамлап, Алабуга педагогика училищесына укырга керә, аннан Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1952 елны Татарстан китап нәшриятында эшли башлый. 1962 елдан алып пенсия яшенә җиткәнче хәзерге «Сөембикә» журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазыйфаларын башкара. Шушы еллар аның иң актив иҗат еллары. «Кичер, сөеклем», «Кызлар, кызлар...», «Яшьләр күңеле», «Куш өянке шаһит» исемле хикәя һәм повесть җыентыклары басылып чыга. 1980 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.