Ильтани Һилалова (Илялова) (8.02.1932) – театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче. Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе.
Екатеринбургта туа. Әтисе Исхак Һилалов – театр режиссеры, әнисе Һаҗәр – актриса. 1935 елда алар Ташкентка күченә, Ильтани Ташкент театр сәнгате институтына укырга керә. 1958–1961 елларда ГИТИСта аспирантурада укый. 1963 елда Казанга күченеп килә һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына (ТӘһТИ) кече фәнни хезмәткәр булып урнаша. 1964–1968 елларда Татарстан Мәдәният министрлыгында сәнгать бүлеге җитәкчесе була. 1968 елдан ул кабат ТӘһТИда – татар театры сәнгате буенча фәнни эш алып бара. Казан театр училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында татар, рус һәм чит ил театрлары тарихыннан лекцияләр укый. 1980 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Комментарий юк