Логотип
Безнең йолдызлар

АПРЕЛЬ-2015

Заһирә Гомәрова (12.04.1930–4.01.2002) – шагыйрә, балалар язучысы.
Арча районы Чөмә-Елга авылында туа. 1959 елда Казан педагогика институтын тәмамлап, авыл мәктәпләрендә балалар укыта. Балалар өчен иҗат ителгән ике дистәгә якын проза һәм шигырь китабы авторы. 1964 елда басылып чыккан «Яшьлек таңы» дип аталган беренче шигырь китабы балаларга багышланган. 1968 елда «Чын герой», бераз соңрак «Нәни врач», «Әниснең алмалары», «Йөгерек елга» исемле җыентыклары дөнья күрә. 1985 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә. 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.








 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар