Логотип
Сәламәтлек

Умартадагы хәзинә

Кортчылыкның һәркем белергә тиешле биш продукты

Кортчылык продуктлары дип әйтү белән, күңелгә иң беренче булып бал килә. Ә бит умартадагы хәзинә күпкә баерак. Бал кортлары җитештергән һәр матдә корт гаиләсе өчен үзенең мөһим вазыйфасын башкара. Перга, чәчәк серкәсе, тома балавыз, корт сөте һәм бал кортлары кәрәзләрне томалау өчен җитештергән балавызның файдасын кешеләр инде күптәннән белгән, ә аларның кайберләре хәзер галимнәр тарафыннан да ныклап өйрәнелә.

Перга – «корт икмәге»

Перга – бал кортлары үзләренең ферментлары һәм нектар белән кушып, кәрәзләргә тутырган чәчәк серкәсе ул. Табигый ферментлашу нәтиҗәсендә яшь бал кортларын туендыра торган продукт хасил була. Пергада аксым, алыштыргысыз аминокислоталар, В төркеме витаминнары, Е витамины, минераллар һәм антиоксидантлар бар. Ферментлашу нәтиҗәсендә туклыклы матдәләрнең күбесе җиңел үзләштерелә торган рәвешкә килә. Перганы зур физик нагрузкалар, күп игътибар сорый торган акыл эшчәнлеге вакытында туклыклы матдәләр чыганагы буларак бәялиләр. Аны яхшылап чәйнәп, аз-азлап кына кулланырга кирәк.

Чәчәк серкәсе

Әлеге продуктны бал кортлары умартага арткы аякларындагы «кәрзин»нәргә тутырып алып кайта. Ул үсемлек аксымына, аминокислоталарга, каротиноидларга, витаминнар һәм микроэлементларга бай. Аксымга бай булганы өчен, кайчагында аны табигый чыгышлы иң туклыклы продукт дип тә атыйлар. Әмма үсемлек серкәсенә һәм кортчылык ризыкларына аллергия күзәтелгән кешеләргә аның белән саграк булырга киңәш ителә.

Кортчылыкның һәркем белергә тиешле биш продукты
Фото: Юлия Калинина

Тома балавыз – умартаны саклар өчен

Тома балавыз бал кортлары агач бөреләреннән җыйган сумаланы үзләренең ферментлары белән катнаштырганнан барлыкка килә. Кортлар аның белән умартадагы ярыкларны сылый, үз йортларын зарарлы микроорганизмнардан саклый. Тома балавыз составында йөзләгән биологик актив кушылмалар, шул исәптән, полифеноллар һәм флавоноидлар бар. Нәкъ менә шуның өчен дә тикшеренүчеләрнең игътибарын җәлеп итә ул. Тома балавыз авыз куышлыгы гигиенасы чараларында, косметикада һәм кайбер медицина препаратларында киң кулланыла. Әмма тома балавыздан әзерләнгән препаратлар кабул иткәндә сак булырга кирәк, аеруча аллергия булган кешеләргә.

Корт сөте – булачак ана корт азыгы

Корт сөте – кәрәздәге личинкаларны тукландыручы яшь кортлар бүлеп чыгарган үзенчәлекле секрет. Корт анасы үзенең бөтен гомере буена шуның белән туклана. Аның составында аксым, май кислоталары, В төркеме витаминнары, башка биологик актив матдәләр бар. Үзенчәлекле составы өчен, кортчылыкның иң җентекләп өйрәнелүче продуктларыннан ул. Галимнәр бик кызыксынса да, корт сөтенең төрле чирләрдән шифа бирүенә яисә сәламәт кешеләрнең иммунитетын күтәрүенә әлегә дәлилләр җитәрлек түгел. Шуңа да корт сөте дару итеп түгел, файдалы ризык буларак кына карала.

Забрус – чәй эчәргә файдалы балавыз

Бал кортлары кәрәзләрдә өлгергән балны юка гына балавыз элпәсе – забрус белән томалап куя. Балны аертканда, әлеге балавыз кисеп алына һәм аны табигый сагыз кебек чәйнәргә була. Күпмедер бал ягылып калганга, ул баллы, аның составында бераз тома балавыз, балавыз һәм ферментлар бар. Балавыз чәйнәү тешләрне чистарта, төкерек бизләренә уңай тәэсир итә. Аның үзен гадәттә йотмыйлар, бераз чәйнәгәч ташлыйлар.

Кортчылыкның һәркем белергә тиешле биш продукты
Фото: Юлия Калинина

Кортчылык продуктлары кемнәргә туры килми?

Табигый чыгышлы булсалар да, кортчылыкның барлык продуктлары да аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Бал корты чагуга, үсемлекләр серкәсенә яки балга аллергия булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Авырлы ханымнарга, бала имезүче әниләргә һәм хроник авырулары булганнарга кортчылык продуктларын куллана башлаганчы табиб белән киңәшләшү зарур.

Бу мөһим

Умарта – чып-чын табигый лаборатория. Балдан тыш, бал кортлары бик күп уникаль продукт ясый. Аларның һәркайсының үз составы, үзенчәлеге. Алар рационга файдалы өстәмә була ала, ләкин туклануны, сәламәт яшәү рәвешен яки медицина ярдәмен тулысынча алмаштыра алмый.

Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА әзерләде.

Фото: Юлия Калинина
 

Теги: Дөрес туклану

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар