Логотип
Сәламәтлек

Тузганак белән 8 төрле файдалы рецепт

Тузганактан да нурлырак, позитив энергия таратып торган чәчәкне күз алдына китерүне кыен. Аның язгы ачык-сары келәмнәренә карап кына торудан да күңелгә шатлык һәм дәрт тула. Ә инде чәчәкләре, яфраклары, сабаклары һәм тамырларының шифалы үзлекләре турында әйткән дә юк. Май аенда бөтен җир диярлек тузганак чәчәгенә күмелә. Һәм бу үсемлекнең Файдасын вакытында күреп калырга кирәк.

Тузганак тимер, фосфор, калий, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай. Аның согында бәвел кудыру тәэсиренә ия тараксацинның ачы матдәсе күп. Шунлыктан Франциядә һәм Европада аны «Юеш түшәк» дип атыйлар. Чөнки дару үләнен куллангач, йокы аралаш бәвелне тотып кала алмау ихтималы зур. 

Әмма иң зур данны әлеге дару үләне нәкъ менә бавыр һәм матдәләр алмашын яхшыртучы чара буларак алган: ул холестерин, майлар, хәтта гемоглобин күрсәткечләрен дә яхшырта. Шикәр чирен контрольдә тотуда, үт куыгы һәм бавыр авыруларына, авитаминоз, анемиягә каршы көрәштә ярдәм итә. Тузганакны бик күп төрле максатларда кулланырга мөмкин.

Бала имезүче аналарга сөт килүен арттырыр өчен дә, хатын-кызлар сәламәтлеген ныгытыр өчен дә алыштыргысыз дару үләне ул. Ә үләннең сабагындагы согы сөялләрдән, тәнгә чыккан миңнәрдән котылырга булыша. 


Тузганакның әчкелтем тәме итле ризыклар янына, салатлар өчен дә бик туры килеп тора. Ул бераз руккола яфрагын хәтерләтә. Бөердә һәм сидек куыгында таш, ком һәм башка авырулар булганда, артык тазару белән көрәшкәндә, эч күпкәндә, эч катканда, суалчаннардан котылу өчен рационга кертү файдалы. 

Төнәтмәне түбәндәгечә ясап эчәргә кирәк: вакланган 2 чәй кашыгы тузганак тамырын 1 стакан суга салып, 8 сәгать салкын урында тотып, сөзегез һәм көнгә берничә тапкыр эчегез. Ул – организмны чистартучы үсемлек булып тора, токсиннарны үт һәм бәвел аша чыгара, шул ук вакытта бавырны, ашказаны асты бизен һәм бөерләрне тукландыра. Шуңа күрә ул аеруча хәлсезләнгән, кирәгеннән артык ябыккан вакытта төнәтмәләр ясап эчәргә киңәш ителә. Мисал өчен, хәлсезлектән: ике чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм үләнен 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзәләр дә, шуны ашарга 30 минут кала, көнгә дүрт тапкыр чирек стакан эчәләр.

Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, витамин җитмәүдән яңа әзерләнгән тузганак согын (50 мл), ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчү файдалы.

Хәтер начараюдан һәм атеросклероздан тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сок һәм дөге кайнатмасы булыша. Сок белән кайнатманы бермә-бер (1:1) күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала, көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчәргә кирәк. 

Тузганак чәчәкләрен май аенда, кояшлы көндә җыялар. Яфракларын салатка кулланыр өчен чәчәк атканчы җыю отышлырак. Хәзерге вакытта җыелган яфраклар ашар өчен артык ачы булмасын дисәгез, тозлы суда 20–30 минут тотып алыгыз. Тамырларын иртә язда яки көз көне җыя аласыз. 

Тузганак белән 8 төрле файдалы рецептны да үзегезгә саклап куегыз. 

1. Югары холестерин, атеросклероздан:
Көненә берничә тапкыр (ашар алдыннан) 5 г тузганак тамыры порошогын су белән эчәргә. Курслар озак вакытлы.

2. Лимфа төеннәре ялкынсынуы, лимфаденит вакытында:
Көзге тамырлар порошогын тулы булмаган бер чәй кашыгы күләмендә көненә 3-4 тапкыр, ашарга 20 минут кала кабул итәргә. Дәвалану кирәкле нәтиҗәгә ирешкәнче дәвам итә.

3. Бавыр һәм үт куыгы авырулары булганда, тазару белән көрәшкәндә, канда шикәр күләме күтәрелгәндә:
1:1 нисбәтендә тузганак тамыры һәм үләненнән 2 чәй кашыгы алып, 1 стакан кайнар суга салырга, 1 сәгать төнәтергә, сөзәргә һәм шарга 30 минут кала, көненә 4 тапкыр 1/4 стакан күләмендә кабул итәргә кирәк.

4. Диабет, подагра, ревматизмнан:
Матдәләр алмашын яхшырту өчен тамыр порошогын 1/2 чәй кашыгы күләмендә су белән, ашарга 30 минут кала, көненә 3 тапкыр кабул итәләр.

5. Артрит, остеохондроз, деформацияле артроз булганда:
10 г вакланган тамырларны 200 мл кайнар суга салып, пар өстендә 15 минут кайнатырга, 1 сәгать төнәтергә, сөзәргә кирәк. Әзер катнашмага яңадан кайнаган су өстәп элеккеге күләмгә җиткерәләр һәм ашарга ярты сәгать кала, җылы хәлдә көненә 3-4 тапкыр 1/3 стакан күләмендә эчәләр.
Артрит, остеохондроз, деформирующий артроз:

6. Экзема борчыса:
Тузганак тамыры порошогын бал белән кушып мазь ясыйлар һәм тәндәге ялкынсынган урыннарга сөртәләр. Бераздан мазьны җылы сөт, эремчек суы белән юып алырга кирәк.

7. Панкреатит булганда, эч авыртканда:
Тамырлар һәм яфраклар катнашмасының 1 аш кашыгын 400 мл кайнатылган салкын суга салып, төн буе төнәтергә кирәк. Төнәтмәне ашар алдыннан 50 мл күләмендә көненә 4-6 тапкыр эчәсе.

8. Канны чистартучы чара буларак, сары авыруы, бавыр һәм бәвел куыгы авырулары булганда:
Яңа өзелгән яфраклар һәм тамырлар согын көн саен 2-3 аш кашыгы күләмендә 3-4 атна дәвамында кабул итәләр.

* Барлык рецептлар бары тик танышу һәм халык ысулларын өйрәнү максатыннан тәкъдим ителә. Аларны кулланыр алдыннан белгеч белән киңәшегез. Төнәтмәләрне зур дозаларда кабул иткәндә эч авыртуы, диарея, күңел болгану барлыкка килергә мөмкин. Тузганакка аллергия булганда, бала күтәргән, имезгән чорда дару үләнен табиб белән киңәшеп, сак кулланырга киңәш ителә. Гастрит һәм җәрәхәтнең кискенләшү чорында,
үт яки бәвел куыгында таш булганда, эчәклек эшчәнлеге бозылганда, бөерләр белән җитди проблемалар булганда тузганак белән дәвалануны кичектереп торыгыз. 

Галерея

Теги: халык медицинасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар