Тәнемдә озак төзәлми торган яра бар. Бармагымны кискән идем, ярасы тирән дә түгел иде кебек, тик һаман төзәлми. Бу нәрсәгә бәйле икән?
Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең
терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова җавап бирә.
– Шикәр чире булса, яралар озак төзәлми. Хирургка барсын, аңа анда дәвалау тәртибен билгеләячәкләр. Җәрәхәт үлек җыеп ятарга да мөмкин бит, шуңа тизрәк бару хәерле.
http://intertat.ru/tt
Комментарий юк