Логотип
Сәламәтлек

Тимер кытлыгы: билгеләре, сәбәбе, дәвасы

Без, хатын-кызлар, организмыбызның физиологик үзенчәлеге аркасында, тимер кытлыгы белән ир-егетләргә караганда ешрак очрашабыз. Ә бит күңел көрлеге, физик көч, матурлык, сәламәтлек өчен бу минераль бик тә мөһим. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 15 яшьтән 49 яшькәчә булган хатын-кызларның һәр өченчесендә тимер кытлыгы күзәтелә икән.

Без, хатын-кызлар, организмыбызның физиологик үзенчәлеге аркасында тимер кытлыгы белән ир-егетләргә караганда ешрак очрашабыз. Ә бит күңел көрлеге, физик көч, матурлык, сәламәтлек өчен бу минераль бик тә мөһим. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 15 яшьтән 49 яшькәчә булган хатын-кызларның һәр өченчесендә тимер кытлыгы күзәтелә икән.

Организмда тимер җитешмәүнең билгеләре:

чәчләр коела, чәч бөртекләренең очы ярыла;

битнең төсе кача, агарына;

гел хәлсезлек күзәтелә;

тырнаклар уала;

кисәк торып киткәндә баш әйләнә;

күңел күтәрелми, депрессия;

игътибарны туплап булмый;

аппетит булмый;

баш авырта;

куллар, аяклар туңа;

йөрәк тибеше ешая, тахикардия;

тик торганнан аяклар тартыша (тынгысыз аяклар синдромы);

хәл тиз китә, эш эшләргә көч булмый.

 

Гемоглобин төшүнең сәбәпләре төрле:

менструациянең көчле килүе;

йөклелек;

бала имезү;

яшүсмерлек чоры;

операция яки травма;

ашказанында, эчәклектә җәрәхәт (язва, гастрит);

физик нагрузка (спорт белән шөгыльләнү, авыр эш);

кан югалту (донорлык);

туклану рәвеше (вегетарианлык);

алкогольне күп куллану;

организмда барган онкологик процесслар.

 

Ничек ачыкларга:

лейкоцитар формула белән гомуми кан анализы тапшыру;

ферритинны ачыклау.

 

Тимер кытлыгының сәбәпләрен үзлегеңнән ачыклау мөмкин түгел. Анализлар тапшырып, моны гематолог белән ачыкларга кирәк. Тимер кытлыгы җитди булса, төймәле дарулар гына кайчак булышмый да, капельница куярга да туры килүе бар.

Хатын-кызлар өчен тимернең көнлек нормасы – 18 мг. Вегетарианнар өчен – 32 мг; йөкле ханымнарга – 27 мг, бала имезүчеләргә – 9 мг.

Тимергә иң бай ризыклар:

тавык бавыры (85 г пешкән бавырда) – 10 мг;

устрицалар (пешкән килеш 85 г) – 8 мг;

85 г пешкән ак фасоль – 8 мг;

85 г пешкән сигезаяк – 8 мг;

кокос сөте (200 г) – 6,6 мг;

1 стакан пешкән ясмык – 6 мг;

85 г әзер мидиялар – 6 мг;

шпинат (әзер килеш 100 г) – 5 мг;

28 г әче шоколад (78–80 процентлысы) – 3,5 мг;

күрәгә (50 г) – 3 мг;

1 уч кабак төше – 2,5 мг;

кипкән тимьян үләне (2 чәй кашыгы) – 2,4 мг;

165 г пешкән карабодай – 2 мг;

1 пешкән бәрәңге – 2 мг;

50 г йөзем – 2 мг;

1 стакан томат согы – 2 мг;

2 аш кашыгы какао порошогы – 2 мг;

2 аш кашыгы җитен орлыгы – 2 мг;

бер уч көнбагыш орлыгы – 1,8 мг;

1 уч миндаль, фундук чикләвеге – 1,5 мг.

Ризыктагы тимер чәй, кофе белән бергә начар үзләштерелә. Аларны, ашагач, 2 сәгатьтән соң гына эчәргә кирәк.

С витамины, киресенчә, тимернең үзләштерелүен яхшырта.

 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: Сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар