Табигать анабыз кеше турында һәрдаим кайгырта, аның хәзинәсендә һәр авыруга үз дәвасы бар.
Табигать анабыз кеше турында һәрдаим кайгырта, аның хәзинәсендә һәр авыруга үз дәвасы бар.
Чөгендер
Халык медицинасында чөгендер сидек кудырту, эч йомшарту өчен һәм ялкынсынуга каршы киң кулланыла. Ул организмда матдәләр алмашынуын яхшырта, кан басымын төшерә, организмны чыныктыра.
Йодка бай чөгендер аеруча атеросклероз һәм гипотиреоз белән авыручыларга файдалы.
Кан басымы югарылыктан интегүчеләргә чөгендерне түбәндәге ысуллар белән куллану отышлы: Беренче ысул. Вак угычта уылган чөгендердән сок ясагыз. Шуны берәр стаканлап, көнгә 3 тапкыр һәр ашау алдыннан 4 көн рәттән эчегез.
Икенче ысул. Яңа ясалган чи чөгендер согына яртылаш күләмдә юкә балы салып болгатыгыз. Катнашманы яртышар стаканлап көнгә 3-4 тапкыр ашаудан соң эчәргә кирәк.
Бу ысул белән ясалган җылы катнашма салкын тигәнне дә дәвалый.
Подаградан камыр агачы (боярышник)
2 аш кашыгы камыр агачы яфрагына стакан ярым кайнар су салып, 1 сәгать томалап тотыгыз. Шуны чирек стаканлап, ашарга ярты сәгать кала, көнгә 3-4 тапкыр эчегез. Дәвалану курсы — 2-3 атна. Көн саен яңа чәй ясагыз.
Ревматизмнан нарат җиләге (брусника)
Дәва чәе болай ясала: 1 чәй кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагына стакан ярым кайнар су салып, 30 минут томалап төнәтегез. Сөзелгән төнәтмәне яртышар стаканлап, ашарга 15 минут кала, көнгә 3 тапкыр эчегез. Дәвалану курсы — 3-4 атна.
Кычыткан
Кычыткан яфрагын чәчәк ату чорында җыеп, җиләс бүлмәдә кадакка элеп киптерегез.
Кычыткан төнәтмәсе анемия, атеросклероз, ревматизм, йөрәк белән бәйләнешле шешенү, бавыр, үт куыгы, эч кату, геморрой кебек авыруларны дәвалауда кулланыла. Шулай ук организмда төрле кан китүләрне туктату сыйфатына да ия.
Дәвалану өчен төнәтмә болай ясала: 10-15 кычыткан яфрагына 1 стакан кайнар су салып, 10 минут томалап төнәтегез. Шуны берәр аш кашыклап көнгә 3-4 тапкыр эчегез.
Полиартриттан — гөлҗимеш
2 аш кашыгы вакланган гөлҗимешкә 2 стакан кайнар су салып, 1 сәгать термоста тотыгыз. Төнәтмәне яртышар стаканлап, ашарга 30 минут кала, көнгә 4 тапкыр эчәргә кирәк.
Бу төнәтмә подагра һәм “шпор” профилактикасы өчен дә файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк