Логотип
Сәламәтлек

Табибка соравым бар

Укучыларыбыздан төрле темаларга сораулар килә. Әлеге язмада аларның балалар сәламәтлегенә кагылышлысын тупладык.

Сорауларга Казан шәһәре 1 нче балалар хастаханәсенең бүлек мөдире Ольга НАУМОВА җавап бирә.

3 яшьлек балабызның эче кибә. Өчәр көн тышка чыга алмый.  Хәзер тәрәтнең көн дә булмавы норма санала дигәнне ишеткәнем бар иде.

Өч көнгә бер генә тышка чыгу берничек тә норма була алмый. Балаларның тәрәте көн дә булырга тиеш. Эч кибүен булдырмас өчен, аның рационына клетчаткага бай ризыклар – яшелчәләр, солы, карабодай ярмалары кертергә кирәк. Суны җитәрлек күләмдә эчмәгәндә дә эч кибү күзәтелә. Кайчагында әлеге проб-лема баланы чүлмәккә утырту тренингы белән бәйле була. Әгәр гади генә ысуллар белән тышка чыгуны көйләп булмаса, баланы педиатрга яки гастроэнтерологка  күрсәтегез.

12 яшьлек кызыбызның еш кына борыны каный. Тик торганнан гына да кан китәргә мөмкин. Нәрсәдән шулай булырга мөмкин дип борчылабыз. Ничек ярдәм итик балабызга?

Тикшеренүне лор табибка күренүдән башларга киңәш итәм. Еш кан китүнең сәбәбе борындагы кан тамырлары патологиясе, Киссельбах зонасында җәрәхәт, полип, аденоидлар булырга мөмкин. Бала йогышлы чирләр белән авырган очракта да борыннан кан китү күзәтелә. Кан басымы күтәрелүне дә белдерә ала ул.
Мондый вакытта әти-әниләрнең каушап калмавы, балага беренче ярдәм күрсәтә белүләре мөһим. Башны артка ташлау дөрес гамәл түгел, болай эшләргә һич ярамый. Борынга өч процентлы водород перекисендә чылатылган мамык кисәге яки салкын әйбер куеп торырга кирәк.

Балабызга 9 яшь. Бик еш эче авырта. Тикшеренгән идек, үт юлы дискинезиясе, диделәр. Туганда андый диагноз куймаганнар иде бит безгә. Каян килеп чыккан ул? Ничек дәваларга, чөнки диета сакламасаң, приступлар кабатлана.

Үт юллары дискинезиясе – үт куыгының һәм Одди сфинктерының функциональ эшчәнлеге бозылу ул. Сәбәпләре гаять күп булырга мөмкин – туклану режимы бозылу, инфекцияләр, стресс. Хәзерге балаларга хәрәкәт җитми, алар күбрәк утыру җаен карый. Үт куыгының эшчәнлеге өчен тиешенчә хәрәкәтләнү бик тә мөһим. Хәрәкәт җитәрлек булмаса, үт сыекчасы куера, кирәкле күләмдә бүленеп чыга алмый. Үт куыгы һәм үт юллары белән бәйле проблемалар булганда диета саклау таләп ителә. Баланың рационында кыздырган, майлы, тозлы, ысланган ризыклар, яңа пешкән камыр ашлары булмаска тиеш. Шулай ук аның суны җитәрлек күләмдә эчүенә дә игътибар итегез.

Без авыл җирендә яшибез. Өч кечкенә балабыз бар. Кайчагында эчләре авырта. Андый вакытта, аппендицит булмагае дип бик куркам, чөнки бала вакытта үземнең шулай булган иде. Эчнең авыртуы җитдиме, юкмы икәнен ничек белергә? Эч авырта дип зарланган саен балаларны хастаханәгә алып барырга мөмкинлегебез юк.

Эч авыртканда, чынлап та, дөрес диагнозның үз вакытында куелуы бик тә мөһим. Эч төрле сәбәпләрдән авыртырга мөмкин. Кайчагында ул сәбәпнең бала гомеренә куркыныч тудыруы да ихтимал. Әгәр баланың эче авырту өстенә күңеле болгана, коса, температурасы күтәрелә, бала билгеле бер рәвештә генә ятарга мәҗбүр була икән, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Эче авырту баланың гомуми хәлен авырайтмаса да, еш кабатланып торса, баланы табибка күрсәтегез.

Теги: Сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар