Сорауларга табиб-гинеколог Эльвира НОГМАНОВА җавап бирә
Сорауларга табиб-гинеколог Эльвира НОГМАНОВА җавап бирә
1. Икенче баламны көтәм. Беренчесенә – яшь ярым. Аны еш кына кулга күтәрергә туры килә. Авырлы хатын-кызга бу рөхсәт ителәме?
Йөклелек чорында хатын-кызга авыр әйберләр күтәрү тыела. Чөнки бу аналыкны тонуска китерүгә, умыртка баганасы дискы бүсере, кан тамырлары варикозы чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Авырлы хатын-кызга 3 кг артмаган әйберләр генә күтәрү рөхсәт ителә.
Балага узганчы хатын-кыз актив рәвештә спорт белән шөгыльләнгән булса, 5 килограммга кадәр авырлык күтәрергә ярый. Әгәр дә баланы барыбер кулга алырга мәҗбүр булсагыз, куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга тырышыгыз. Моның өчен, беренче чиратта, махсус бандаж кияргә кижәш итәм. Бандаж кию аналыкның алгы ягын тонуста тотудан саклый. Шулай ук компрессион оеклар кию дә профилактик чара булып тора. Аларны кигәндә кан тамырларына басым кими. Көн дәвамында ятып ял итәргә тырышыгыз. Бу – тонусны җибәреп торыр һәм кан тамырларыннан киеренкелекне бетерер.
Алдагы йөклелек чоры ярып алу ысулы белән тәмамланган хатын-кызлар өчен 5 килограммнан да авыр әйберләр күтәрү бөтенләй тыела. Бу кагыйдә сакланмаган очракта туачак баланың тормышына куркыныч яный дигән сүз.
2. Мин беренче балама йөкле. 35 нче атнага җиттем, 21 килограммга арттым. Табибым авырлыкны киметергә куша, әле тагын биш атна йөрисең бар ди. Авырлыкның артуы шулкадәр зыянлымы?
Йөклелек чорында хатын-кыз табигый рәвештә авырлык җыя. Һәр хатын-кыз өчен үз нормасы бар. Бу тән авырлыгы индексына (индекс массы тела –ИМТ) бәйле. Мәсәлән, ИМТ 18,5 кадәр булган ябык хатын-кызлар өчен 12,5–18 кг кадәр авырлы к җыю норма санала. ИМТ 18–25 булса, 11,5–16 кг артырга була. Хатын-кызда болай да артык авырлык булса (ИМТ 25–30 кг), аңа 7,5–11 кг арту гына норма санала. Хатын-кызның авырлыгы шушы билгеләрдән артып китсә – ашау һәм тормыш рәвешенә игътибар кирәк дигән сүз.
Артык авырлык кан тамырларына, умыртка баганасы дискына басымны арттыра. Дөрес тукланмау һәм артык авырлык җыю аркасында моңа кадәр үзен сиздермәгән авырулар да калкып чыгарга мөмкин. Күп ашап, әз хәрәкәтләнгән очракта артык калорияләр май катламына әйләнә. Бу – диабетка, югары кан басымына сәбәп булырга мөмкин. Карындагы бала да артык авырлык җыя, һәм бала табу процессы кыенлаша.
Аналыкта беренче йөклелек чорыннан җөй калган булса, әнинең артык авырлыгы карындагы балага куркыныч белән яный. Май катламы кан тамырларына, сосудларга басым ясый. Шуның аркасында гиподинамия барлыкка килә һәм аналык-плацента кан йөреше бозыла. Нәтиҗәдә, бала начар үсә, кечкенә булып туарга мөмкин. Шуңа күрә ашауны контрольдә тотарга кирәк, артык авырлык җыюдан сакланыгыз. Аксым, углевод һәм майларның тиешле күләмен ашагыз, витаминнар эчегез. Сезнең сорауга кире кайтып, табиб сүзенә һичшиксез колак салырга киңәш итәм. Кан басымыгыз уйный башласа, шешенү барлыкка килсә – бигрәк тә. Сез әле йөклелек чорының ахырына җитмәгәнсез, әмма тиешле авырлык нормасының чиген бик нык арттыргансыз. Атнага бер тапкыр ашауны нык киметү көне ясагыз. Ул көнне аксым гына кулланырга һәм су эчәргә ярый. Икенче көнне авырлыгыгызга контроль ясар өчен табиб янына барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк