Кояш кебек сап-сары, хуш исле, тәмле һәм гаҗәеп файдалы ул сырганак. Күпләрнең сырганак мае турында ишеткәне бардыр. Даруханәләрдә сатылучы бу майны күбесенчә хатын-кызлар куллана. Ләкин сырганакның шифасы ул гына түгел.
Сырганакның җимешләрендә иң элек С витамины һәм фолий кислотасы күп. В1, В һәм Е витаминнарына да бай ул.
Сырганак җимеше – майлы җимешләрдән. Кайда үсүенә һәм сортына карап, анда май 1 проценттан 18 процентка җитәргә мөмкин. Сырганак маенда Е, К, А витаминнары эрегән хәлдә була. Юкка гына аны биологик актив матдәләр концентраты дип атамыйлар.
Сырганак маеның шифасы аның ялкынсынуны, сызлануны басу, бактерияләрне юкка чыгару, яраларны төзәтү һәм антиоксидант үзлекләре белән аңлатыла.
Сырганак җимешләренең төшендә дә май күп. Сырганак төшеннән сыгылган майның җимешләреннән сыгылганга караганда кыйммәте азрак булса да, анда кан тамырларын тыгылудан (атеросклероз) саклый торган линолен кислотасы бар.
Сырганакның җимешләре һәм мае гына түгел, яфраклары да шифалы. Җимешләрендә нинди биологик актив матдәләр булса, алар яфракларда да бар.
Халык табиблары сырганак яфраклары белән:
ревматизм;
ашказаны авыруларын;
тире авыруларын дәвалаганнар.
Сырганак маен:
тиредәге яраларны төзәтү өчен;
авыз һәм борын эчендәге ялкынсынуларны дәвалау өчен;
тамак бизләре шешкәндә;
ашказанында җәрәхәт булганда (язва);
үңәч авыртканда кулланалар.
Ул:
экзема;
нейродермит;
чешуйчатый лишай;
язвенная волчанка;
хроник ринит;
тонзиллит;
фарингитны дәваларга булыша.
Тире авыруларын дәвалау өчен сырганак маена башка төрле тагын берәр май яки крем кушарга кирәк. Үзен генә сөртсәң, тирене кызартырга мөмкин. 5 г сырганак маена 95 г башка төрле май (ат мае, каз мае, терлекнең эретелгән эч мае, сары май (топленое масло) кушалар. Бу майларның берсе дә булмаса, балалар кремы кулланырга мөмкин.
Дәваланган вакытта майны авырткан урынга сыларга һәм көнгә 3 мл күләмендә эчәргә дә кирәк.
Ашказанын дәвалар өчен сырганак маен көнгә 3 тапкыр ашарга 30–40 минут кала, 1 чәй кашыгы күләмендә эчәләр. Әгәр дә майдан соң ачы килсә, дозаны киметергә кирәк. Организм үзен яхшы хис итсә, майны бер эчкәндә 1 аш кашыгына җиткерәләр. Дәваланган вакытта диета саклау мөһим.
Аналык муентыгы җәрәхәте күп хатын-кызга таныш. Сырганак мае аны дәваларга ярдәм итә. Моның өчен мамыкны марляга төреп тампон ясарга һәм аны сырганак маена манып, аналык юлына тыгарга кирәк. Алдан җылы су белән спринцевание ясап, аналык юлын юдыралар. Тампон 12 сәгатькә куела. Аннары аны яңасына алмаштыралар. Дәвалану курсы – 15 көн. Бу вакытта җәрәхәт бетмәсә, дәвалануны 3 атнага кадәр дәвам итәргә була.
Сырганак маен ясавы артык катлаулы түгел. Җимешләрне юып, саркытып, иттарткычтан чыгаралар һәм вак иләк аша сөзәләр. Иләктә төше һәм кабыгы гына кала. Ә сыгылган суны пыяла банкага тутырып, 3-4 көнгә суыткычка куялар. Шушы вакыт эчендә сырганакның мае судан аерылып, өскә калкып чыга. Аны кашык белән аерым бер банкага алырга кирәк. Сырганак маен өсте каплаулы банкада суыткычта саклыйлар. Бераздан төпкә утырымы утырачак. Чиста майны тагын бер аерым савытка агызып алырга мөмкин.
Иләктә калган төшен дә ташларга кирәкми. Аны пыяла банкага тутырып, өстенә чыкканчы үсемлек мае салалар. Әледән-әле селкеткәләп, бер ай чамасы тоталар. Аннары сөзеп, кулланалар.
Сырганак бик шифалы булса да, аның җимешләрен һәм маен үт куыгында таш булганда, ашказаны кискен авырткан вакытта куллану тыела. Шулай ук ул көчле аллергия китереп чыгарырга да мөмкин. Дәвалана башлаганчы, табибка күренегез һәм аның киңәше белән дәваланыгыз. Сәламәт булыгыз!
фото: https://ru.freepik.com/free-photo/delicious-healthy-sea-buckthorn-tea_11755403.htm#from_view=detail_alsolike
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк