Логотип
Сәламәтлек

Сөннәткә кайчан утыртырга ярамый?

Кадерле укучылар, сездән ир балаларның сәламәтлегенә кагылышлы күп кенә сораулар алдык. Аларга Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире Рәшит БАЙБИКОВ җавап бирә.

Улыбызга өч ай. Кече йомышын йомышлаганда бик әрнеп елый. Җенес әгъзасының башы ялкынсынганга охшаган, кызарып тора. 

Кечкенә бала кече йомышын үтәр алдыннан борчылырга мөмкин, ул бит әле үзенең ни теләгәнен әйтә белми. Җенес әгъзасының башы ялкынсынса, ул кызара, шешә. Бу очракта, әлбәттә, табибка күренергә, бәвел анализы бирергә, бөер һәм бәвел капчыгы тулы килеш һәм бушаганнан соң УЗИ ясатырга кирәк. Җенес әгъзасының башы гына ялкынсынган очракта ромашка яки марганцовка ванночкалары булыша. Ялкынсыну узгач, кабат табибка күренү таләп ителә. Табиб җенес әгъзасының башын каплаучы тирене ачарга, тире астында җыелган смегманы юарга мөмкин.

«Памперс кидергәч, ир баланың җенес органнары тәннең башка өлешләренә караганда югарырак температурада була, ә бу нәсел калдыру сәләтенә зыян китерә», – дигән фикерне ишеткәнем бар. Памперсларның нәкъ менә ир балаларга зыяны күбрәкме?

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, памперс кигән балада күкәй капчыгының температурасы бары 0,5–1 градуска арта. Сперматогенез 7-8 яшьтән соң гына башлана. Шулай да бала тәүлек буе памперста булырга тиеш түгел. Аны 1,5–2 сәгать саен алмаштырып, көненә берничә тапкыр кимендә 30 минутлы һава ванналары ясарга кирәк. 1–2 яшьтән балаларны чүлмәккә утырта башларга тәкъ-дим ителә. Еш алмаштырмаган очракта, гигиенаны дөрес һәм тиешенчә сакламаганда памперс аркасында кыз балаларда да вульвит, вульвовагинит һәм бәвел капчыгы ялкынсынуы барлыкка килергә мөмкин. Зур йомышын үтәгәннән соң баланың памперсы шунда ук алмаштырылырга тиеш. 

Улыбызга инде 10 яшь. Әлегә сөннәткә утыртмадык. Аны кайсы яшьтә башкарсаң яхшырак икән һәм моңа ничек әзерләнәсе?

Наркоз белән эшләнә торган операция буларак, без сөннәтне балаларга 3 яшь тулганда яки 3 яшь тулгач кына ясыйбыз. Әйе, кайбер гаиләләр иртәрәк тә ясатырга тырыша, наркозсыз гына ясауны таләп итәләр. «Кечкенә чагында хәтерләми, авыртуны сизми», – диләр. Авырта дип әйтә белмәсә дә, онытса да, балада ул тирән эз калдырырга һәм киләчәктә бу үзен сиздерергә мөмкин.  5–7 яшендә инде бала аңлап килә, операцияне тыныч кичерә. 
Сөннәткә утырту өчен башка операцияләргә әзерләнгән кебек үк әзерләнергә кирәк. Таләпләр шул ук: кан һәм бәвел анализлары, ЭКГ, ясалган прививкалар исемлеге, Манту реакциясе, йогышлы авырулар белән контактта булмау турында белешмә кәгазе. Башка белгечләрдә исәптә торган очракта, алардан да баланың сәламәтлеге хакында белешмә алe мөһим. Операция билгеләнгән көнне баланы иртән ашатырга, эчертергә ярамый. 

Улыбызны дүрт айлык булганда сөннәткә утыртырбыз, дигән идек. Ләкин йөрәгендә ачык артериаль агым барлыгы ачыкланды. Нинди очракларда баланы сөннәткә утырту тыела? 

Беренчедән, сөннәткә утыртыр алдыннан баланы уролог-андролог карарга тиеш, чөнки тумыштан төрле тайпылышлар булырга мөмкин: мәсәлән, гипоспадия, эписпадия, яшерен җенес әгъзасы һәм башкалар. Кайбер очракларда балага бу операцияне бөтенләй ясарга ярамый яки ул соңрак ясалырга тиеш. 
 

Теги: бала сәламәтлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар