Логотип
Сәламәтлек

Солдат үләне

Кан туктату үзлегенә ия булганга, күрәсең, халык аңа әнә шундый исем кушкан. Русларда әле кровавник, порезная трава, порезник дигән атамалары да бар. Ә бездә аның ак мәтрүшкә, ярмабаш дигән исемнәре очрый. Биологик атамасы исә – меңъяфрак (тысячелистник).

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан булган күпьеллык үлән ул. Чәчәкләре бер сабак очына кәрзин булып җыела. Ак яки алсу төстә була. Ә яфраклары караңгы яшел төстә, каурый сыман теленгән. Хуш исле, бераз әчкелт-тозлы. Безнең Татарстанда бөтен җирдә үсә: бакча буйларында, юл кырыйларында, капка төбе, болыннарда, басу читләрендә. Июньнән башлап сентябрьгә кадәр чәчәк ата. 

Меңъяфракны кайчан җыярга?

Дару буларак июнь-июль айларында чәчәкләрен һәм яфракларын җыялар. Ләкин яфракларын чәчәк атканчы җыеп өлгерергә кирәк. Дару өчен ак төстәге чәчәкләре генә җыела, ал төслесенең файдалы үзлекләре азрак дип санала. 
Кулланырга уңай булсын өчен, чәчәкләрен генә кисеп җыю отышлырак. Ә яфракларын шулай ук аерым гына сыдырып җыярга була. Сабагы белән кисеп тә җыялар. Ләкин тамыры белән тартып чыгарырга ярамый, болай эшләү әлеге үсемлекнең бетүенә китерә. Кайчы белән кисәргә кирәк. 

Меңъяфракны ничек киптерергә?

Сабагы белән кисеп җыйган үләнне кечкенә көлтәләр итеп бәйләп, элеп киптерү җайлы. Ә чәчәкләрен һәм яфракларын кояш карамый торган җиләс урында таратып киптерәләр. Ике көнгә бер тапкыр әйләндереп торалар. Дөрес киптергәндә үләннең төсе һәм исе үзгәрми, чәчәкләре коелмый. 

Меңъяфракның составы нинди?

Меңъяфракның составы бик бай. Анда эфир мае, ахиллеин, бетоницин, стахидрин диа аталучы алколоидлар, сумалалар, органик кислоталар, бөрештергеч матдәләр, каротин, С һәм К витаминнары, микро һәм макро элементлар бар. 

Россиянең дару үләннәре дәүләт исемлегенә кертелгән һәм даруханәләрдә сатыла.

Меңъяфрак кайсы авырулар булганда кулланыла?

  • Халык медицинасында элек-электән кан туктату чарасы буларак кулланыла. 
  • Яшь яфраклары кан саркып торган, озак төзәлми торган яраларны төзәтү чарасы булып санала. 
  • Андагы әчелек аппетитны һәм ашкайнатуны яхшырта, ашказаны авыруларын дәваларга булыша. Эчәклекнең микрофлорасына уңай йогынты ясый. 
  • Бактерицид үзлекләренә күрә, аны бактериаль чирләр вакытында да кулланырга мөмкин. 
  • Ютәлне баса, бронхит, бронхоспазм, бума ютәл (астма) чире вакытында хәлне җиңеләйтергә ярдәм итә. 
  • Йөрәк-кан тамырлары неврозы, кан әйләнеше бозылу аркасында тәнгә су җыелганда билгеләнә. 
  • Канны һәм кан тамырларын чистарта, атеросклероз (кан тамырлары тыгылу) чирен кисәтә.
  • Җиңелчә генә кан басымын төшерә. 
  • Подагра вакытында авыртуны баса. Гомумән, авыртуны басу үзәлеге көчле. Шуңа күрә аны умыртканың остеохондрозы, ишиаз вакытында да кулланырга була. 
  • Бавыр авырулары – хроник гепатит һәм гепатоз булганда шифасы күзәтелә. 
  • Үтне арттыра, үт юллары ялкынсынуын баса, үт куыгында таш булганда авыртуны киметергә булыша. 
  • Бәвел куыгындагы, бәвел юлларындагы ялкынсынуларга каршы тора, бәвел тота алмаганнан булыша. 
  • Хатын-кызларда гына була торган чирләрдән шифасы бар: күкәйлекләрнең ялкынсынуы (аднексит), миома булганда аналыктан кан китсә, меңъяфрак үләне шулай ук ярдәмгә килә ала. (Кычыткан белән бергә кулланганда нәтиҗәсе яхшырак).
  • Тән тиресенең күпчелек авыруларыннан шифалы тәэсире бар: экзема, дерматит, диатез, аллергия аркасында чабырудан меңъяфрак төнәтмәсе салынган ванналар яки аның спирттагы төнәтмәсен сөртү булыша. 
  • Косметикада кулланыла. Тән тиресен чистарта, төсен матурлата, майлы ялтыравын бетерә, чәчне үстерә. 
  • Бала имезгән әниләрнең сөтен арттыра. 
  • Азканлылыкны дәваларга булыша (аның составында тимер күп). 

Меңъяфракны ничек эчәргә?

Төрлечә эчәргә була. 

  • Чәй итеп эчү: 1 аш кашыгы вакланган яфракларына һәм чәчәкләренә 1 стакан кайнап торган су салып, 20-30 минуттан сөзәләр һәм ашарга 15 минут кала көнгә 3 тапкыр 1-2 аш кашыгы күләмендә эчәләр. Меңъяфрак чәен кайнар килеш эчү ашказаны һәм эчәклекнең, бавырның хроник авырулары булганда шифалы. 

 

  • Кан киткәнне туктату өчен меңъяфракның чәчәкләрен кулланалар. 1 литр суга 30 г чәчәк салып төнәтәсе. 

 

  • Азканлылыкны дәвалар өчен меңъяфракның согы кулланыла. Әлеге сок үпкә туберкулезыннан да булыша. 

 

  • Йөрәк какканда, аритмия булганда 20-25 тамчы меңъяфрак суын кызыл шәрабка тамызып эчәләр. Көнгә ике тапкыр эчелә. 

 

  • Спирттагы төнәтмәсен ясар өчен 20 г кипкән һәм вакланган үләнгә 100 г 40 градуслы ак аракы салына. Бер атна торганнан соң әзер була. Гадәттә аны көнгә 3 тапкыр 30 тамчы эчәләр. 

 

  • Авыз куышлыгы бозылганнан, стоматиттан дәвалар өчен 2 аш кашыгы үләнгә 0,5 литр кайнар су салып төнәтелә. Әлеге төнәтмә белән авызны чайкатырга кирәк. 

Меңъяфрактан мазь

Тәнгә сөртер өчен яңа гына өзгән меңъяфрак үләненнән шифалы мазь ясыйлар. 
Бер уч чәчәкләрне килегә салып яхшылап төяләр. Бу озак процесс. Боткасыман масса хасил булырга тиеш. Шушы массага бермә-бер күләмдә вазелин яки эретелгән каз мае, яисә сары май кушып болгаталар. 
Бу мазь тәндәге чуаннарны, үлекле яраларны, үлекләп шешкән урыннарны дәвалаганда кулланыла. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар