Логотип
Сәламәтлек

Сколиоз олыларга да кизәнә

Азат БАТЫРШИН, Казан шәһәрендәге 21 нче сырхауханә травматологы.

Сколиоз – умыртка баганасының кырыйга таба кәкрәюе. Әгәр умыртканың кәкрәюе алга таба дәвам итсә,
ул күкрәк читлеге һәм оча буыннарында да үзгәрешләр китереп чыгара. Бу исә эчке әгъзаларның халәтенә дә зыян сала. Умыртканың кәкрәюе тумыштан булырга да, соңыннан барлыкка килергә дә мөмкин; ул олыларда да, балаларда да очрый. Күпчелек очракта сколиоз яшүсмерлек чорында ачыклана.

Кемнәргә яный

  • Үсеш чорындагы балаларга.
  • Аз хәрәкәтләнүчеләргә, утырып эшләүчеләргә.
  • Зур физик нагрузка кичерүчеләргә, спортчыларга. Зур нагрузка умырткага зыян китерергә мөмкин.
  • Йөкле хатын-кызларга. Игезәк балалар күтәрү, күп сулы йөклелек очрагында сколиоз куркынычы арта.

Авыруның билгеләре

Сколиозны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау мөһим, чөнки вакытында дәвалана башлау авыруның авыррак стадиягә күчүенә юл куймый. Беренче стадиядә үк түбәндәге билгеләрне күрергә мөмкин:

  • фигураның асимметриясе;
  • җилкәләр төрле биеклектә, оча сөяге-нең авышуы күзәтелә;
  • балаларда һәм яшүсмерләрдә бөкре чыгарга мөмкин; кешенең йөреше үзгәрә: аягын эчкә яки тышка табарак борып басарга мөмкин, кайбер очракларда җиңелчә генә чатанлык күзәтелә;
  • умыртканың сызлавы. Күбрәк, бил тирәсендә яки калак сөякләре арасында авырту сизелә, гадәттә ул кичкә таба көчәя;
  • тиз ару. Сколиоз булганда гәүдәне вертикаль халәттә озак тоту кыенрак, шуңа күрә тиз ардыра.

Сколиозның сәбәпләре

Сколиозның төгәл сәбәбе билгеле түгел. Ул берничә фактор тәэсирендә барлыкка килә дип санала: нәсел үзенчәлекләре дә, тышкы шартлар да роль уйный ала.

Шулай да төп сәбәпләре дип түбәндәге билгеләрне әйтергә була:

  • умыртка баганасының тумыштан килгән аномалияләре. Аларга умырткаларның ана карынында формалашкан вакытта ук барлыкка килгән патологияләр, тоташтыргыч тукымаларның дисплазиясе һәм башка аномалияләр керә;
  • миопатияләр, шулай ук мускулларның һәм сеңерләрнең тонусы кимү белән бәйле башка авырулар. Скелет мускулатурасының зәгыйфьлеге сөякләр деформациясе өчен уңай шартлар тудыра;
  • генетик авырулар. CHD7 гены мутацияләре умыртка баганасының кәкрәю сәбәпләренең берсе булуы ачыкланган;
  • имгәнүләр, умыртка сөякләренең сынуы, хирургик операцияләр.

Кайчак сколиоз мөстәкыйль авыру буларак карала, ә кайбер очракларда ул башка патологияләр нәтиҗәсе булып тора.

Сколиозны дәвалау

Сколиозны ничек дәваларга дигән сорауга җавап пациентның яшенә һәм авыруның стадиясенә бәйле. Дәвалау консерватив яки хирургик булырга мөмкин, әмма һәр очракта да ул табиб тарафыннан гына билгеләнә. Үзлектән дәвалану уңай нәтиҗә бирми һәм сәламәтлеккә зыянны арттырырга мөмкин.

  • Еш кына дәвалау физкультурасы кулланыла. Аның төп максаты – скелет мускулатурасын ныгыту һәм умыртканы тотрыкландыру. Күнегүләр комплексы һәрвакыт пациентның яшенә һәм авыруның нинди стадиядә булуына карап индивидуаль рәвештә сайлана.
  • Умыртканы турайту өчен кайчагында корсет та кияргә кирәк була. Нинди корсет сайлау һәм күпме вакыт киеп йөрү шулай ук пациентның индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле.
  • Аркага классик массаж мускул киеренкелеген киметергә булыша. Ул күбрәк сколиозның башлангыч стадияләрендә кулланыла.
  • Авыр очракларда хирургия ысулы билгеләнә.

Ничек булдырмаска?

Сколиозны кисәтү аеруча балалар һәм яшүсмерләр өчен мөһим. Умыртка кәкрәюен булдырмас өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү мөһим:

  • гәүдә торышын дөрес формалаштыру. Ул балачактан ук башланырга тиеш. Баланы партада дөрес утырырга өйрәтү, өй эшләрен башкарганда гәүдә торышын контрольдә тоту зарур;
  • мускул каркасын ныгыту. Моның өчен иртәнге гимнастика, спорт белән шөгыльләнү, ял вакытында актив хәрәкәт кирәк;
  • хезмәт һәм ял режимын саклау. Утырып эшләгәндә әледән-әле тәнәфес ясап, хәрәкәтләнеп алу. Озак вакыт хәрәкәтсез утыруга юл куярга ярамый.

Теги: Сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар