Логотип
Сәламәтлек

Салкында ничек тукланырга?

Көннәр салкынайтты. Туклануга аерым игътибар бирергә – майлары тиз үзләштерелә торган ризыклар ашарга кирәк.

Көннәр салкынайтты. Туклануга аерым игътибар бирергә – майлары тиз үзләштерелә торган ризыклар ашарга кирәк.

  • Сөт ризыклары, йомырка, тәрәч балыгы бавыры Д витаминына булган ихтыяҗны бетерергә сәләтле. Кояшсыз салкын көннәрдә организмга нәкъ менә шушы файдалы матдә җитми.
  • Табиблар салкыннарда үсемлек аксымы күләмен арттырырга киңәш итә. Шуңа күрә ногыт борчагы, борчак, ясмыктан әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Салкын вакытларда чит илләрдән китерелгән яшелчә, җиләк-җимешне ашамавың хәерле. Үзебездә үскән алма, кишер, чөгендер белән тукланыгыз. Кишердәге А витамины май белән кулланганда гына үзләштереләчәк, шуңа аны май яки каймак болгатып ашагыз. 
  • Шифалы матдәләргә бай тагын бер ризык – тозлы кәбестә. Ул С, В төркемендәге витаминнарга, сөт кислотасына булган ихтыяҗны тулыландыра. Көнгә 150 грамм ашау җитә. Тозлы кәбестә организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын да арттыра әле.
  • Суның күләмен салкын айларда да киметмәскә кирәк. 1,5 литр су – гадәти күрсәткеч. Әмма су җылы булырга тиеш. Үлән чәйләре, туңдырылган җиләкләр кайнатылган су шулай ук файдалы.
  • Онытмагыз: салкында артык авырлык җиңел туплана. Шуңа шоколадны – бананга, печеньены – чикләвекле мюслига, казылыкны – пешкән тавык итенә, майонезны горчица өстәлгән каймакка алыштырыгыз.
  • Бәрәңге яратсагыз, кыздырып түгел, пешереп ашарга тырышыгыз.
  • Шатлык гормоны омега-3, омега-6 май кислоталарына бай. Алар исә майлы балыкларда, җитен маенда, әстерхан чикләвегендә бар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар