Логотип
Сәламәтлек

Сәламәтлек – үз кулыбызда

Һаман дөнья куабыз. Ирне дә карарга кирәк, балаларны мәктәпкә йөртәсе, түгәрәкләргә илтәсе, эштә дә уңышларга ирешәсе килә... Ләкин сәламәтлегебез турында онытабыз шул.

40 яшькә кадәр хатын-кыз сәламәтлегенә бәйле тикшеренүләр
•    Гомуми һәм биохимик канны тикшерү анализы – алар нәтиҗәсендә организмның гомуми халәтен, инфекция барлыгын / юклыгын, органнарның эшчәнлеген билгеләп була;
•    Гомуми бәвелне тикшерү анализы – бөерләрнең халәте һәм матдәләр алмашы турында гомуми мәгълүмат бирә; 
•    липидограмма – атеросклероз куркынычын билгели;
•    ВИЧ, сифилис һәм гепатит B анализы;
•    ЭКГ – кардиограммада йөрәкнең хәтта беренче стадиядәге авырулары да күренә;
•    Үпкәләргә КТ ясау – тын алу системасын тикшерү;
•    Калкансыман бизгә һәм корсак куышлыгына УЗИ ясау – бавыр, бөерләр, бөер асты бизе, үт куыгында булган проблемалар күренә;
•    Сөт бизләренә УЗИ ясау – шешләр барлыгын / юклыгын билгеләргә ярдәм итә;
•    Кече таз органнарына УЗИ – аналык һәм күкәйлектәге авыруларны күрергә ярдәм итә.


40 яшьтән соң хатын-кыз сәламәтлегенә бәйле тикшеренүләр
•    гормоннарга анализ – хатын-кыз сәламәтлеге, кәеф күтәренкелеге, бала алып кайтуга җавап бирә торган гормоннар;
•    гомуми кальцийга анализ – сөякләр өчен генә түгел, кан әйләнеше һәм нерв күзәнәкләре өчен җавап бирә;
•    тизәктәге яшерен канны тикшерү – яшь барган саен, туры эчәклектә яман шешнең барлыкка килү куркынычы арта;
•    СА-125 һәм СА 15-3 онкомаркерларын тикшерү – аналык, күкәйлек һәм сөт бизләрендәге шешкә антитәнчекләрне тикшерү;
•    Йөрәккә УЗИ ясау;
•    брахиоцефаль артерияләргә УЗИ ясау – атеросклероз һәм инсульт куркынычын тикшерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар