Логотип
Сәламәтлек

Поликистоз синдромы

Хатын-кызның сәламәтлеге – кешелекнең киләчәге ул. Җир йөзенә сәламәт бала тудыру, аны тәрбияләп үстерү өчен иң беренче чиратта әни кеше үзе дә сау булырга тиеш.

Организмдагы беренче карашка кечкенә генә булып тоелган проблемалар да киләчәктә катлаулырак хәлләргә китерергә мөмкин. Республика клиник хастаханәсенең гинекология бүлеге табибы Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА белән хатын-кыз сәламәтлеге турында сөйләшәбез.

Поликистоз синдромы – бик киң таралган һәм социаль мөһим саналган чирләрнең берсе. Бала табу яшендәге һәр унынчы хатын-кызда очрый ул. Әлеге чир, нигездә, эндокрин системасындагы көйсезлек-ләр аркасында барлыкка килә. Нәселдәнлекне, әйләнә-тирәлек тәэсирен дә инкарь итә алмыйбыз. 

Гормональ системадагы кечкенә генә җитешсезлек тә дисбаланска китерә – организмда ир-ат гормон-нары арта, хатын-кызларныкы, киресенчә, кими. Шуның аркасында күкәйлек тирәли каты тышча барлыкка килеп, ул өлгергән күкәй күзәнәк-нең чыгуына – овуляциягә комачаулый. Фолликул өлгерми башлау аркасында күкәйлектә күпләгән кисталар барлыкка килә. Чирнең атамасы да шуннан килеп чыккан, поли – күп дигәнне аңлата. Күкәйлекнең тышчасы калыная, әлеге үзгәрешләр аркасында җенси җитлегү чорында инсулин активлыгы күзәтелә. Бер караганда, инсулинның күкәйлектәге кисталарга ни катнашы бар кебек? Ул гормоннарның җитештерелүенә турыдан-туры җавап бирә. 

Поликистоз синдромы моннан 80 ел элек билгеле булса да, аның килеп чыгу механизмнары бүгенгәчә тулысынча ачыкланып бетмәгән әле.
Поликистоз билгеләре кыз балада инде яшүсмер чакта ук күренә башларга мөмкин. Әниләр кызларындагы күрем циклының үзгәрүенә игътибарлы булсыннар. Әмма беренче ике елда ул әле тотрыклы булмаска, берничә айга тоткарланырга да мөмкин. Ләкин ике елдан менструаль цикл инде рәткә салынырга тиеш. Проблемалар булса, табибка күре-нергә һәм дәвалауны үз вакытында башларга кирәк. 

Поликистоз синдромы гинеколог тарафыннан дәвалана. Кайчагында эндокринолог киңәше дә кирәк була. Чирне ачыклау өчен комплекслы чаралар билгеләнә. Моңа гормоннарны ачыклау өчен кан анализы да, УЗИ да керә. 

Поликистоз синдромының сәбәпләре

Эндокрин системасының төгәл эшләмәве;
 калкансыман, бөер өсте бизләрендәге чирләр;
 шикәр диабеты;
 гипоталамус, гипофиздагы көйсезлекләр;
 гормональ дисбаланс;
 нәселдәнлек;
 әйләнә-тирәлекнең тәэсире;
 дөрес тукланмау, гәүдәнең
артык авырлыгы;
 абортлар;
 стресслар.

Бу мөһим
Күкәйлекләрдәге поликистоз синдромы балага уза алмауга, аналык тышчасы гиперплазиясенә, аналык яман шешенә китерергә мөмкин. Менә шуның өчен дә әлеге диагноз куелган хатын-кызлар үз сәламәтлекләренә тагын да җитдирәк карарга, табиб кушканнарны төгәл үтәргә тиеш. Дәвалауның максаты – гормоннар җитештерелүен җайга салу, организмда ир-ат гормоннарын киметү, күрем циклын җайлап, овуляциягә ирешү.

Поликистоз синдромының билгеләре

Күрем циклы бозылу;
биттә, муенда, ботның эчке якларында каты төкләр барлыкка килү – гирсутизм. Моны гипертрихоз белән бутарга ярамый. Беләктә, аякларда йомшак төкләр булу – табигый күренеш;
тәнгә бетчәләр чыгу (акне);
май катламының ир-ат тибына хас булганча туплануы – корсакның аскы ягында, корсак куышлыгындагы әгъзаларда;
 пеләшләнү;
инсулин активлыгы аркасында култык, касык, муен, беләк бөгелешләрендәге тиренең каралҗымланып торуы;
 корсак тиресендә тартылган эзләр – стриилар барлыкка килү;
 дөрес тукланып та, гәүдәнең авырлыгын нормада тотуның кыенлыгы;
  балага уза алмау.
 

Теги: хатын-кыз сәламәтлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар