Логотип
Сәламәтлек

Пневмония

Соңгы вакытта типик булмаган пневмония белән авыручылар саны бераз артты кебек. «Типик булмаган», ягъни атипик пневмония дигән диагнозны ишеткәч, күпләр куркып кала. Гомумән, пневмония сүзе үзе үк бик җитди кабул ителә.

Беренче категорияле табиб-пульмонолог, терапевт Татьяна НЕЕШПАПА белән әлеге авыру хакында сөйләшәбез.


Пневмониянең сәбәпләре

Пневмония ул – үпкәләрнең кискен инфекцияле ялкынсынуы. Аның төп сәбәбе бактерияләр һәм вируслар. Типик булмаган пневмонияне исә күп очракта микоплазма, хламидия кебек микроорганизмнар китереп чыгара. Хәзер нәкъ менә микоплазма аркасында килеп чыккан пневмония турында ешрак телгә алына.

Үпкә ялкынсынуның төп билгеләре
 

температура;
 ютәл;
 еш сулыш алу;
 тын алуы авырлашу;
 күкрәк читлеге авырту;
 интоксикация.
Классик пневмония күп очракта менә шушы билгеләр белән аерымлана.
Атипик пневмония башкачарак уза. Югарыда санап үтелгән билгеләрнең берсе дә булмаска, хәтта стетоскоп белән үпкәне тыңлаганда классик пневмониягә хас тавыш – хырылдау да ишетелмәскә мөмкин. Кайчагында бераз гына температура күзәтелә, ләкин ул югары булмый. Шуңа күрә типик булмаган пневмония дип атала да ул.

Пневмония ничек ачыклана 

Классик пневмония булганда диагноз кую кыенлык тудырмаса да, типик булмаганын ачыклау бераз катлаулырак. Пневмония булу-булмавын раслар өчен гомуми кан анализы, ике проек­циядә рентген билгеләнә. Ялкынсыну­ның сәбәбе исә авыз һәм борын куышлыгыннан алынган мазок,
ПЦР-тест, экспресс-тестлар аша
ачык­лана. Ләкин пульмонологның
төп инст­рументы – аның колаклары. Табиб рентген тасвирламасына яки анализларга гына таянып эш итми. Пациентның үзен күреп, барлык зарларын тыңлаганнан соң гына диагноз куела һәм дәвалану билгеләнә ала.

Пневмония ничек дәвалана

Ялкынсынуны китереп чыгарган сәбәпләрне ачыклау бик мөһим, чөнки дәва чаралары шуның нәтиҗәсендә билгеләнә.

Пневмония антибиотиклар белән дәвалана. Бактериаль пневмония булганда – антибиотикларның бер төре, микоплазма һәм хламидия аркасында килеп чыккан типик булмаган пневмонияне дәвалаганда икенче төре бил­геләнә. Вируслы пневмония очрагында бөтенләй бүтән төрле дарулар сайларга туры килә, чөнки антибиотиклар вирусларга тәэсир итми.

Табиб өчен «кызыл флаг»лар

Тән температурасының 38,5–39 градуска кадәр күтәрелүе;
 күкрәк читлегендә авырту барлыкка килү;
 тын алганда кабырга арасындагы мускулларның һәм умрау сөяге өстендәге чокырларның эчкә таба суырылуы;
 какырыкта кан булу.

Пневмониядән ничек сакланырга

Пневмония җитди авыру, һәм аннан беркем дә тулысынча саклана алмый. Ләкин грипптан һәм пневмококк инфекциясеннән вакцина ясатып, өзлегүләргә китерә торган пневмонияне кисәтергә була. Грипп вирусы аркасында килеп чыккан үпкә ялкынсынулары аеруча куркыныч, чөнки ул бик тиз, берничә сәгать эчендә башлана. 
Быел грипп вирусының 2009 елда күзәтелгән H1N1 төре өстенлек итә.
Грипп дулкыны гадәттә декабрь урталарыннан башланып, мартка кадәр бара. Вакцинадан соң канда антитәнчекләр барлыкка килсен өчен, якынча ике атна вакыт кирәк. 
Пневмококк инфекциясеннән вакцинаны теләсә кайчан ясатырга була.
60–65 яшьтән өлкәнрәкләр, шикәр чире һәм башка хроник авырулары
булганнар, авырлы ханымнар өчен мондый вакциналар аеруча әһәмиятле. Авырлы ханымнарга грипптан вакцинаны йөклелекнең икенче өч айлыгында (триместр) ясатырга киңәш ителә. Әйе, вакцина да чирдән 100 процент саклап кала алмый, ләкин ул өзлегүләрдән саклый.

 

Теги: Сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар