Логотип
Сәламәтлек

Мандаринның кабыгы... дәвалый. 7 рецепт

Бу язманы укыгач, моннан соң мандарин кабыгын бер дә чүп чиләгенә ташламассыз инде. Дару урынына кулланып була икән бит аны! 

Бу язманы укыгач, моннан соң мандарин кабыгын бер дә чүп чиләгенә ташламассыз инде. Дару урынына кулланып була икән бит аны! 

Дисбактериоз яки ашкайнату органнары белән башка проблемалар булган вакытта.
Мандаринның кабыгын киптереп, кофемолкада тарттырыгыз. Әфлисун төсендәге порошок барлыкка килер. Аны 1әр чәй кашыгы барлык ризыкларга да куша аласыз. 
Әлеге порошок сезгә метеоризм вакытында, ашказаны һәм эчәклекләр дөрес эшләмәгән чакта булышачак. Каһвәне шушы порошок белән пешереп карагыз әле – нинди хуш исле килеп чыкканына шаккатырсыз! 

Бронхит булганда.
2 аш кашыгы кипкән мандарин кабыгы өстенә 1,5 стакан кайнар су коегыз. Барлыкка килгән шушы эчемлекне 5 минутка әкерен янган ут өстенә куеп алыгыз, аннан 1 сәгать томалап тотыгыз. 
Мандарин кабыгыннан ясалган бу даруны җылытып, ашарга ярты сәгать кала, көнгә өч тапкыр 0,5 стакан эчегез. Авырту чигенергә тиеш! 

Озакка сузылган коры ютәл интектергәндә.
2 аш кашыгы кипкән мандарин кабыгын ваклап, өстенә 1 стакан аракы салып куегыз. Ул бер атна караңгы урында торсын. Шуннан соң аны сөзегез. 
20 тамчы төнәтмәне, су белән бутап, ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр эчегез. Мандарин кабыгындагы эфир майлары могҗиза ясаячак! Йөткерү туктаячак, какырык килә башлаячак. 

Салкын тигәндә.
Туралган бер уч мандарин кабыгын кайнар су белән пешекләп алыгыз да, тар авызлы берәр савытка салыгыз һәм шуның парын 10 минут буе сулагыз. Әмма бу процедурадан соң берәр сәгать тирәсе салкынга чыкмаска тырышыгыз. Фитонцидлар аркасында, мандарин парлары инфекцияне бик тиз җиңәчәк. 

Аякка гөмбәчек авыруы ияргәндә.
Мандарин кабыгы белән тырнакларны һәм бармак араларын көнгә 2 тапкыр сөртү дә җитә – гөмбәчек юкка чыгачак! 

Бик нык арганда һәм йокысызлыктан интеккәндә.
Яңа гына чистартылган мандарин кабыгын вак итеп турагыз һәм шуны пакетка салып яныгызга куегыз. 15 минут шул кабыкның исен сулагыз. Бу ысул баш авырткан чакларда да булышачак. Цитрус һәм эфир майлары исе аруны юып алачак, стрессны бетерәчәк, тынычланырга һәм тиз генә йоклап китәргә булышачак. 

Кан басымы югары булганда, аритмиядан.
1 аш кашыгы яңа чистартылган мандарин кабыгы өстенә 3 литр кайнар су коегыз. Шуны кайнатып чыгарыгыз һәм берәр сәгать тотканнан соң, сөзегез. 
Мандарин төнәтмәсе салып көн аралаш йоклар алдыннан җылы ванна керегез. Дәва өчен мондый ваннада 15 минут яту да җитәчәк. 

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар