Логотип
Сәламәтлек

​КҮЗНЕҢ КҮРҮ СӘЛӘТЕҢ НИЧЕК ЯХШЫРТЫП БУЛА?

Моның өчен организмга А1 В2, В6, В12 витаминнары һәм калий ки­рәк. Алар нинди ашамлык, җиләк-җимеш, яшелчәдә була соң?
А — диңгез нигъмәтләре, томат, аштәмләткеч яшел үләннәр, яшелчә, петрушка, көнбагыш, сыра чүпрәсе, балык мае, аксым­лы ризыкларда;
С — кәбестә, цитруслы җимешләр, тат­лы борыч, гөлҗимеш, төрле җиләк, яшел­чә яфраклары, томатта;
В1 —җир чикләвеге (арахис), кукуруз, арыш ипие, дөге, сыра чүпрәсендә;
В2 — кислоталар алмашына ярдәм итә: алма, арыш орлыгы, икмәк, йомырка сары­сы, балыкта;
В12 — кан өчен; виноград, петрушка, йомырка сарысы, кара җимеш, өрек җиме­ше, кара карлыганда.
Калий күз төзелешен яхшырту һәм кө­чен үстерү өчен кирәк. Ул алма, көнбагыш, бал составында күп була.
Күзе начар күрүчеләргә тәмәке, кофе, чәй, шикәрне күп кулланырга ярамый.

КҮНЕГҮЛӘР

1.    Су белән дәвалау. Ике минут дәва­мында күзгә башта кайнар, аннан соң сал­
кын суга манылган тастымал каплап торыр­га кирәк. Тастымалны өч тапкыр алыштыру зарур. Шулай 10 минут дәвамында дәвала­гыз.
2.     Күзнең кан әйләнешен яхшырту. Ты­ныч сулыш алыгыз, һаваны эчкә сулап кире чыгарыгыз да, тын алмый торган арада билдән җиргә таба иелегез. Башны йөрәк турыннан түбәнрәк тотарга тырышыгыз. Шул халәттә 1, 2, 3 ,дигәнче санап, күнегүне 3-5 тапкыр кабатлагыз. Бер атнадан соң 10 га, хәтта 15 кә кадәр санаганчы сузу ях­шы. 02 — күздәге токсинны яндырып бе­терә, тукымалардагы кан әйләнешен көчәй­тә. Бу күнегүне көнгә 10 тапкыр ясарга киңәш ителә.
3.     Күзне тынычландыру өчен кояш ван­насы. Ул күзнең челтәр катламындагы нервлар эшчәнлеген, кан әйләнешен ях­шырта. Урындыкка утырыгыз да, киеренкелектән арыныгыз. Башта учыгыз белән сул күзегезне кояш үтеп кермәслек итёп капла­гыз. Башыгызны як-якка чайкап уң күзе­гезне еш-еш йомгалап кояшка карагыз. Ан­нан соң уң күз белән дә шуны ук кабат­лагыз. Хәзер ике күзегезне дә кулларыгыз белән каплап, ял иттерегез. Ахырдан күз­ләрне йомган хәлдә кояшка карагыз. Күне­гүне 10 тапкыр ясарга кирәк. Бер атнадан соң 20 тапкырга җиткерергә мөмкин.
4.     Кояш ваннасыннан соң күзләрне учыгыз белән каплап торыгыз. Бу — күрүһәм сизү нервларын тынычландыру өчен зарур. Киеренкелектән арыныгыз, тыныч­ланыгыз һәм аска таба иелеп учларыгызны җайлап өстәлгә куегыз, аннан соң шулар өстенә башыгызны салыгыз. Мондый күне­гүне даими ясаган кеше күпмедер вакыт­тан соң караңгыда % төссез әйберләрне дә аера алачак. Күнегүне 15 минут дә­вам итәргә кирәк.
5.     Тирбәлешле хәрәкәтләр ясау.
Аякларны аерып басып үкчәләрдә ки­леш әле бер, әле икенче якка тирбәлергә кирәк. Гәүдә, күзләр куллар да бу вакытта берьюлы хәрәкәтләнә. Авырлык башта бер, аннан соң икенче аякка төшә. Бу күнегү күз күремен, муен, күз, умырткадагы кан әйләнешен, күзнең челтәр катламының си­земләвен яхшырта.
6.     Күзнең алгы мускулын ныгыта тор­ган күнегүләр. Басыгыз да гәүдәгезне йом­шатыгыз. Күнегүне ясап бетергәнче бер та­рафка гына карагыз:
а) баш һәм гәүдәне хәрәкәтләндерми генә түшәмгә таба карагыз, әкрен генә ка­рашны идәнгә күчерегез;
б) уңга, аннары шулай ук әкрен ге­нә сулга карагыз;
в) бүлмәнең уң як почмагына — өскә, аннан соң сул яктагы аскы почмакка кара­гыз һәм киресенчә эшләгез. Шулай 10 тап­кыр кабатлагыз;
г)    күзне башта уңга, аннары сулга таба әйләндереп карагыз. 10 тапкыр кабатлагыз.
7.     Күзне кыскалап торганнан соң каты итеп йомыгыз да, тагын киң итеп ачыгыз. Шулай 10 мәртәбә. Аннан соң тагын 10 тапкыр йомгалыйбыз. Күнегүне 5 тапкыр кабатлагыз. Тигез итеп сулагыз.
8.     Күз өчен ял, тынлык. Иртән яисә төштән соң бер касә үлән яки солы тө­нәтмәсе эчегез. Аннан соң күзгә салкын компресс куеп, 20-30 минут ятып торыгыз. Сез шунда ук тәнегездә рәхәт салкынлык сизәрсез, үлән чәеннән атказаныгыз ты­нычланыр — бу исә күзләргә ял итәргә мөмкинлек бирер.
Тигез итеп суларга тырышыгыз.
Шул рәвешле, һәр көнне иртән, кичен шундый күнегүләр ясарга тырышыгыз. Сез, һичшиксез, уңай нәтиҗәгә ирешәчәксез. Моңа өстәп һәр көнне бер стакан кишер согы да эчсәгез, бигрәк тә яхшы.
Хөрмәтле укучыларыбыз, без сезнең игътибарга бу юлы фәнни булмаган меди­цина өлкәсендә уңышлы кулланылып киленгән Поль Брегг ысулын тәкъдим иттек. Журналыбызның алдагы саннарында да без, сезнең үтенечләрне искә алып, таныл­ган халык табибларының киңәшләрен даи­ми төстә биреп барачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар