Логотип
Сәламәтлек

Кольпит

Әлеге чир белән һәр хатын-кыз үз гомерендә бер генә тапкыр булса да очрашмый калмый.

Күп вакытта без аңа игътибар итмәскә тырышабыз яисә дус хатыннар киңәше белән үзбелдеклеләнеп дәваланган булабыз. Ләкин кольпит җиңел генә бирешә торган чир түгел. Республика клиник хастаханәсенең гинекология бүлеге табибы Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА белән шул хакта сөйләшәбез.  

Кольпит яисә икенче төрле вагинит – аналык юлының лайлалы тышчасы ялкынсыну ул.

Һәр хатын-кызның үз микрофлорасы формалаша. Әлеге эчке тирәлек гел үзгәреп тора. Аңа стресслар, дарулар да, айлык циклның ничәнче көне булу да, хәтта эчке киемнең нинди тукымадан булуы да тәэсир итә. 

Микрофлора, нигездә, лактобактерияләрдән гыйбарәт, һәм ул патоген микроорганизмнардан саклау вазыйфасын башкара. Лактобактерияләр җитәрлек булганда, хатын-кызның җенси сәламәтлегендә проблемалар килеп чыкмый. 

Табибка кольпит аркасында мөрәҗәгать итүче хатын-кызларның 60 проценты 18 яшьтән 48 яшькәчә булганнар. Яшүсмерләрдә, хәтта кечкенә кызларда да очрарга мөмкин ул. Кыз балаларда төп сәбәп – интим гигиена таләпләрен төгәл үтәмәү. Синтетик киемнәр дә үз йогынтысын ясамый калмый. 

Кольпит климакс алды яшендәге хатын-кызларда да еш күзәтелә. Бу очракта ул организмдагы гормоннар үзгәреше белән дә бәйле. Олыгайган саен, организмда эстроген гормоны җитештерү кими, һәм җенес әгъзаларының атрофиясе сәбәпле, ялкынсыну процессы башлана. 

Кольпитның специфик булган һәм специфик булмаган төрләрен аерырга мөмкин. Беренче очракта ялкынсынуның сәбәбе – организмга зарарлы микроорганизмнарның үтеп керүе. Болар: төрле бактерияләр, вируслар, гөмбәләр. Икенче очракта исә кольпитны шартлы патоген бактерияләр китереп чыгара. Алар безнең организмда даими яшиләр, ләкин күп күләмдә булмаганга, сәламәтлеккә зыян китермиләр. 

Билгеле бер күләмдә бүлендек булу – хатын-кыз организмы өчен норма. Алар үтә күренмәле, аксыл, кайчак саргылт төстә һәм аз күләмдә була. Күп вакытта иссез яисә җиңелчә генә әчкелтем исле. 

Бүлендек килү көчәйсә, авыр ис сизелсә, җенес әгъзасында уңайсызлык барлыкка килсә, хатын-кыз табибына күренүне кичектермәскә кирәк. 

Дәваны бары тик табиб кына билгели ала. Күп очракта хатын-кыз үз белдеге белән дәвалана башлый. Әйе, баштарак моның нәтиҗәсе дә уңай булырга мөмкин. Ләкин бераз вакыттан соң ул кабат килеп чыга.  Дәва комплекслы булырга тиеш. Иң элек аның сәбәбе ачыклана. Шуңа карап дару препаратлары сайлана. Кольпит белән берлектә организмдагы башка чирләрне дә дәвалау мөһим. Дәваланганда, әйткәнебезчә, җенси тормыш туктатып торыла. Шулай ук ир кешенең дә тикшеренү узуы һәм дәвалануы мөһим. Хатын-кыз үзе генә дәваланган очракта чир кабат килеп чыгачак. 

Сәбәпләре: 
җенси юл белән тапшырылучы патоген бактерияләр;
организмда даими яшәүче шартлы патоген бактерияләрнең өстенлек алуы;
үз белдегең белән генә төрле дарулар, мазьлар куллану;
аналык юлын еш юдыру (спринцевание);
аналык юлындагы төрле җәрәхәтләр;
балага узудан саклаучы препаратларның тәэсире; 
интим гигиена таләпләрен төгәл үтәмәү;
организмда гормоннар җитештерү үзгәрүе;
эндокрин чирләр;
эчке киемне дөрес сайламау;
тар, кысып торган чалбарлар кию. 

Билгеләре: 
җенес әгъзасының кычытуы, әчетеп әрнүе;
үлекле бүлендекләр килү;
авыр ис сизелү;
эремчек сыман куе бүлендекләр булу;
җенес әгъзасының кызаруы;
якынлык вакытында авырту тою;
бәдрәфкә еш кысталу;
эчнең аскы ягы авыртып тору. 

Профилактика:
елга бер тапкыр, ә иң яхшысы ике тапкыр гинекологка күренү;
ачы һәм тозлы ризыкларны мөмкин кадәр азрак куллану;
кышкы-язгы чорда поливитаминнар кабул итү;
гигиенаны саклау;
көндәлек астарлардан (прокладка) баш тарту;
эчке киемнең бары тик табигый тукымалардан тегелгәнен генә сайлау;
спринцеваниелар белән мавыкмау;

Табиб кисәтә: 
Тиешенчә дәваланмаганда кольпит хроник формага күчәргә мөмкин. Ә моның исә тора-бара кысырлыкка яисә яралгының аналыктан читтә урнашуына китерүе ихтимал. Ялкынсыну процессы аналык юлын гына түгел, аналык җиңсәсен, аналыкның үзен, күкәйлекләрне дә зарарларга мөмкин. Болар инде җитди халәт. Кольпит аркасында йөклелекнең вакытыннан алда өзелү куркынычы да бар. Шуңа күрә билгеләре булмаганда да, мазокта патоген микроблар барлыгы ачыкланса, хатын-кыз дәваланырга тиеш. 

Бу мөһим:
Специфик кольпит ир белән хатынның бергә дәвалануын һәм дәвалану вакытында җенси мөнәсәбәтләрне туктатып торуны яисә барьерлы саклык чаралары куллануны таләп итә. 


фото ясалма интеллект ярдәмендә. 

Теги: хатын-кыз сәламәтлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар