Атеросклероз килеп чыгуның төп сәбәбе – канда холестерин күләме югары булу. Ә моның азагы шактый аянычлы – инфаркт яки инсульт белән тәмамланырга да бик мөмкин. Гәүдәнең артык авырлыгы, даими рәвештә югары калорияле һәм майлы ризык белән туклану, стресслар – болар бар да холестерин күтәрелүгә сәбәп булып тора.
Атеросклероз килеп чыгуның төп сәбәбе – канда холестерин күләме югары булу. Ә моның азагы шактый аянычлы – инфаркт яки инсульт белән тәмамланырга да бик мөмкин. Гәүдәнең артык авырлыгы, даими рәвештә югары калорияле һәм майлы ризык белән туклану, стресслар – болар бар да холестерин күтәрелүгә сәбәп булып тора. Организмның гомуми хәлен нормальләштерү өчен рационга холестеринны төшерә торган җиләк-җимешне күбрәк кертергә кирәк.
Ә җиләк-җимешнең кайсыларын сайларга соң? Табиб-кардиолог, терапевт, Россия кардиология җәмгыяте һәм Евразия терапевтлар ассоциациясе әгъзасы Альбина ШАҺИДУЛЛИНА безгә шул хакта сөйли.
Башта искә төшерик: холестерин безнең организмга ферментлар, гормоннар һәм башка элементлар барлыкка китерү өчен кирәк. Шуңа күрә дә «күп булып киткән» дип, холестериннан бөтенләй «котылырга» омтылырга кирәкми, дөресрәге, ярамый: бары тик аны нормага китерү турында гына сүз бара. Әмма аның алышыну тәртибе бозылганда, канда күләме югары булып киткәндә кан тамырлары стеналарында шактый зур үзгәреш – атеросклероз башлана. Ул исә, алдарак әйткәнебезчә, көтелмәгән катлаулыклар (инфаркт, инсульт, төрле органнарда кан әйләнеше бозылу) китереп чыгаруы белән куркыныч.
Хатын-кызлар канында холестерин ни сәбәпле арта соң?
Холестерин күрсәткече тиешле дәрәҗәдән югары күтәрелүнең төп сәбәпләре байтак: тәмәке тарту; физик активлыкның сүлпәнлеге; озак утырып эшләү; исерткеч эчемлекләрне еш куллану; шикәр чире белән авыру; нәселдә бу чирдән интегүчеләр булу; чамасыз симерү; кан басымы югары булу; ашказаны асты бизе авыртулары; бавырда үзгәрешләр килеп чыгу.
Холестерол артуга китергән сәбәпләр арасында – менопауза вакыты җитү дә бар. Бу чорда хатын-кыз организмында, гомумән, бөтен саклык функцияләре көчсезләнә.
Хатын-кыз бәби көткән чакта да шушы ук хәл күзәтелә. Булачак әни кеше, организмында барган үзгәрешләр аркасында күп вакыт болай да үзен бик үк рәхәт хис итми, шуңа күрә кан тамырларына холестерол утыру белән бәйле төп проблеманы сизми калырга, күз уңыннан игътибар итмичә уздырырга да бик мөмкин.
Холестеринны төшерү өчен тәкъдим ителә торган җиләк-җимешләр
Башта ук искәртеп куям: бары тик җиләк-җимеш ашап кына холестеринны төшереп булмаячак. Бу проблеманы хәл итүгә бар яклап якын килергә кирәк: физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә, бер үк вакытта булган башка авыруларны дәваларга, диета сакларга. Әмма кайбер ризыклар (моңа җиләк-җимешләр дә керә) организмда холестерин күләмен тиешле дәрәҗәдә тотуга тизрәк ирешергә булышачак.
Әгәр канда холестерин югары икән, әледән-әле авокадо ашарга кирәк. Бу җимештә фитостерин да, бета-ситостерин да бар.
Грейпфрут (кызылы), әфлисун һәм лимон кебек цитруслар да холестеринны төшерергә ярдәм итә. Әмма аларны чамадан тыш куллану зыян да салырга мөмкин.
Ананас канны сыеклата, кан басымын төшерә һәм аш кайнату белән бәйле процессларны җайга сала. Аңарда бромелаин кебек бик сирәк очрый торган матдә бар, ул исә майларны тарката, йөрәк тамырларында барлыкка килгән тромбларны «эретергә» сәләтле.
Файдалы сыйфатлары һәм составы ягыннан үзебезнең алма да читтән кайткан җиләк-җимешләрдән бер дә калышмый. Өстәвенә, ул хәзер сатуда ел әйләнәсе бар, башкалар белән чагыштырганда бәясе дә ул кадәр югары түгел. Көнгә бер яки ике алма ашап кую да бик җитә. Аңарда булган пектин кан тамырларын чистартырга һәм аш кайнатуны җайларга сәләтле.
Холестеринның кандагы күләмен банан да төшерә ала. Әмма моның өчен аны даими рәвештә ашарга кирәк – бер генә атна, хәтта бер генә ай да түгел. Гаҗәпләнергә дә кирәкми, чөнки начар холестерин безнең организмда бер-ике ай эчендә генә тупланмаган бит.
Җиләк-җимешне көндәлек рационга кертү белән генә чикләнмичә, аларның без кабул иткән терлек майларын тулысынча алыштыруына да ирешергә кирәк.
Холестерин күтәрелмәсен өчен, түбәндәге ризыклардан баш тартырга кирәк:
майда кыздырылган, ысланган ризыклар,
пешкән камыр әйберләре, макароннар;
баллы, газлы эчемлекләр, шоколад;
тәмләткечләр, соуслар;
гөмбәләр;
куе каһвә, чәй, какао;
колбасалар;
бик күп күләмдә консервантлар, ароматизаторлар кушылган ризыклар.
Кандагы холестерин күләмен көйләү белән табиб-кардиолог яки терапевт шөгыльләнергә тиеш. Ниндидер үзгәрешләр барын ачыклау өчен кан анализы бирү генә җитми, моның өчен комплекслы тикшеренү үтәргә кирәк. Шул вакытта гына ниндидер нәтиҗәләр ясарга мөмкин булачак.
Файдалы яшелчәләр һәм җиләк-җимеш белән баетылган диета саклау, һәм шул ук вакытта табиб билгеләгән даруларны да кабул итү кан күрсәткечләрен тиешле дәрәҗәгә китерергә ярдәм итәчәк. Бу исә, үз чиратында, йөрәк, кан тамырлары һәм баш мие белән бәйле күп кенә куркыныч чирләрне урап узарга булышачак.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк