Логотип
Сәламәтлек

Карлыганнар өлгерә...

Кара карлыган тәмле җимеш кенә түгел, ул органик кислоталарга (янтарь, салицил, фосфор кислоталары) һәм төрле витаминнарга (В1, В2, А, Р, С ) искиткеч бай. Кара карлыган азканлылыкны, подаграны, җил чәчәген дәвалый, салкын тигәннән булыша. Аның җимешләре шулай ук кан басымы югары кешеләргә, йөрәк авырулары белән интегүчеләргә файдалы. 

Кара карлыган – шәп калий чыганагы.
А витамины – иммунитетны күтәрергә һәм матдәләр алмашын яхшыртырга булыша. Каротин пигменты картаюдан саклый, күрү сәләтен яхшырта. Радиация нурланышына һәм тәмәкенең зарарына каршы тора. 
Е витамины – яшәртү үзлегенә ия, катаракта үсешен туктата. 
Рутин – Р витамины – кан тамырларының сыгылмалылыгын күтәрә, атеросклероз үсешен тоткарлый.
В1, В2, В5, В витаминнары – баш миендәге кан тамырлары өчен бик файдалы. Организмда аксым һәм май синтезында катнашалар.
Бер уч кара карлыганны даими ашасаң, йөрәк һәм нерв системасы эшчәнлеге нормальләшә, хәтер яхшыра, калий ионнары фикерләү сәләтен арттыра.
Аскорбин кислотасы – С витамины – карлыганны туңдыргач та саклана. Ул авитаминозны туктатырга сәләтле.
Кара карлыган инфекцион авыруларны җиңәргә булыша.
Пектиннар – организмдагы агуны, холестеринны, авыр металл (кургаш, кобальт, терекөмеш, стронций) ионнарын юкка чыгара. Интоксикация, төрле агуланулар вакытында файдалы.
Кан басымы күтәрелүдән менә дигән дәва! Аны йогуртка кушсаң, калий һәм кальцийга бай ризык булачак.
Карлыган кабыгындагы пигмент бактерицид үзлегенә ия, җәрәхәтләрне төзәтә, авыруларга каршы тору үзлеген көчәйтә.
Карлыган яфраклары да дәвалау үзлеге ягыннан җимешләреннән калышмый. Дезинфекция, температура төшерү, кәеф күтәрү үзлегенә ия.
Теш казналары авыртса, ларингит йә бронхит булса – карлыган ашагыз!

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар