Логотип
Сәламәтлек

Йөрәк өчен иң файдалы ризыклар

Йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге өчен авыр, майлы, тозлы, ысланган ризыкларның зарарлы икәнен күпләр белә. Бу хакта табиблар да гел кисәтеп кенә тора. Ә кайсы ризыклар йөрәк эшчәнлеген яхшыртып, кан тамырларына файдалы тәэсир итә?

Россия Сәламәтлек Саклау министрлыгының Пироговский Университеты галимнәре шундый ризыкларны атаган.  
 

Йөрәк өчен иң файдалы ризыклар исемлегендә беренче булып балык һәм диңгез ризыклары тора. 
Икенче урында – яшелчәләр. Алар – витаминнар, клетчатка, минераллар һәм антиоксидантлар чыганагы. Болар барысы да кан тамырларын ныгытырга булыша, «начар» холестеринны киметә.
Өченче урында – җиләк-җимешләр. 
Дүртенче урында – миндаль, әстерхан чикләвеге.
Бишенче урында – җитен һәм чиа орлыгы. Чикләвектә һәм орлыкларда моно һәм поли-туендырылмаган майлар бар. 

Баллы ризыклар ярыймы?
Бу сорауны баллы ризык яратучылар бирми калмый. Әлбәттә, йөрәк һәм кан тамырлары өчен баллы ризыклар файдалы түгел. 
Баллы ризыклардан йөрәк өчен файдалысы – какао, 70 проценттан да ким булмаган кара шоколад. Анда көчле антиоксидант булган флавоноидлар бар. Бу матдәләр кан тамырларының эндотелий катламын яхшырта. Эндотелий канның куеруы, кан басымы, ялкынсыну, яңа кан тамырлары ясалуы өчен җаваплы. 

Кайсы ризыкларны чикләргә?
Язма башында йөрәк өчен зарарлы ризыкларны атап үткән идек инде. 
Беренче урында – сәнәгать юлы белән ясалган трансмайлар. Кибетләрдә сатыла торган печенье-прәннекләр, конфетларның күпчелегендә шул майлар кулланыла. 
Тозлы ризыклар да йөрәккә сәламәтлек өстәми. Тозның көнлек нормасы  –5 грамм. Шуннан артса, кан басымы өчен зыянлы. 

Ризыклардан тыш, йөрәк өчен тагын нәрсә файдалы?
Әлбәттә, хәрәкәт. Кинәт кенә бик актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлау турында әйтмибез, бу йөрәккә зыянлы, билгеле. Ә менә саф һавада йөрү, йөрәккә авырлык китерми генә күнегүләр ясау, йога бик файдалы. 
Көнгә 4-5 тапкыр аз-азлап кына ашау да йөрәкнең сәламәтлеген сакларга булыша. 

Теги: Сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар