Логотип
Сәламәтлек

Егерме бөртек энҗе

«Энҗе» дигәннән үк, тешләр турында сүз барганын аңлагансыздыр. Бүген без балаларның сөт тешләре һәм аларны дөрес тәрбияләү турында сөйләшербез.

Сөт тешләре нибары егерме генә бөртек була, һәм балага 6 яшьләр тулгач, алар берәм-берәм коелып, яңалары – тамыр теш дигәннәре чыга. Күпләр сөт тешләренең тамыры юк дип уйлый, бу – ялгыш фикер», – ди Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-стоматологы Анна ПАВЛУЦКАЯ.

Сөт тешләренең эмале юкарак була, шуңа алар тизрәк бозыла да. Балаларда кариес процессы бик тиз бара һәм берничә атнадан пульпитка, периодонтитка әйләнергә мөмкин. Менә шуңа күрә дә балаларның тешләренә игътибарлы булу сорала. 

Сөт тешләрен кайчан чистарта башларга?

 Тешне чыга башлаган мәленнән үк чистартырга кирәк. Ашатып, 30–40 минут узуга,  әни кеше кулын яхшылап юып, бармагына махсус салфетка яки кайнаган суга манылган бинт чорнап, баланың уртларын, авыз эчен сак кына сөртеп ала. Әйләнмәле хәрәкәтләр белән уртларга массаж да ясарга ярый. Бу кан әйләнешен яхшырта, уртларның сызлавын баса. Марля урынына силиконлы бармакча кулланырга була. Хәзер сатуда яшь балалар өчен дисклы махсус щеткалар сатыла. Кулына тоттырсагыз, ул аны кимереп, уртларын үзе дә бик шәп массажлый.

Берочтан тешләрен чистартырга да өйрәнер. Ә инде сөт тешләре күренүгә, резин кыллы йомшак щеткалар куллана башларга кирәк. Алар авыз эчен җәрәхәтләми, шул ук вакытта йомшак ризык калдыкларын да яхшы чистарта. Тешләр күбәйгән саен, щетканың гадәтиен дә алырсыз.  Ә менә бәләкәч авызындагысын төкерергә өйрәнми торып, теш пасталары куллану кирәкмәс. 

6-7 яшьләренә кадәр баланың тешләрен олы кеше үзе чистартса, яхшырак. Аннары инде дөрес итеп чистартуын күзәтеп торырыз. Өске тешләр – өстән аска таба, аскылары астан өскә таба ышкып чистартыла. Өч минуттан да кимрәк чистартмаска кирәк. 
Баланы теш табибына елга ике тапкыр күрсәтәләр, ләкин мин кечкенәләрне өч ай саен чакырам. Теш сызлый башлагач кына табибка күренү дөрес түгел, чөнки бу бала өчен бик зур стресс булачак. 

Кариесның сәбәпләре

Ул үзе зур тема. Тешләрнең бозылуына баллыны ярату яки тешләрне тиешенчә чистартмау гына түгел, ә нәселдәнлек тә, йөклелекнең ничек узуы, баланың туклануы һәм тормышының беренче елларында нинди чирләр кичерүе дә йогынты ясый. 

Кайчак, сөт тешләрен дәвалыйсы да юк, дигән фикерне ишетергә туры килгәли. Кичекмәстән дәваларга кирәк! Балаларның да теше нәкъ олыларныкы кебек сызлый.

Дәваланмаган теш – даими инфекция чыганагы, һәм ул гомерлек тешләрнең яралгысына зыян китерә. Бозылган сөт тешен вакытыннан алда алып ташларга да ярамый. Югыйсә янәшәдәгеләре шунда күчеп, аның урынына чыгучы тамыр тешкә урын калмаска һәм шуның аркасында казналык та дөрес формалашмаска мөмкин. 

Әйе, балаларның күбесе теш дәвалатудан бик тә курка.  Бигрәк тә уколдан. Хәзер анестезиянең әллә нинди заманча ысуллары бар. Казанда кайсыбер клиникаларда Севоран газы яки азот закисе кулланалар. Болар берьюлы берничә тешне дәваларга мөмкинлек бирә.  Севоран газы баланы йоклата, ул бернинди авырту да, курку да тоймый. 

Тешне кариестан саклауның да төрледән-төрле ысуллары бар хәзер. Әйтик, фиссураларны томалау. Табиб тешнең уртадагы батынкы, щетка кыллары тими уза торган урыннарына сыек герметик агыза. 
Балаларның тешләренә көмеш ягу дигән ысул да бар. Анысын 3 яшькә кадәрге балаларга эшлиләр. Ул авырттырмый, ләкин тешне каралта. Боларның кайсысы файдалырак булуын, тешләрнең сәламәтлегенә карап, табиб үзе хәл итә. 

Табиб киңәш итә

Тешләрне көнгә ике тапкыр чистартырга, ә щетканы ике-өч ай саен алыштырырга кирәк. Балаларга әлеге гигиена чарасын сайлауның үз таләпләре бар.  Аның башы түгәрәкләнеп килсен, зур булмасын (1–1,5 см), кылы – йомшак, ә сабы резина булсын. Бала аны тамак төбенә кадәр тыгып бетермәсен өчен, чикләгече булганны сайлагыз.

Мифмы, чынбарлыкмы?

Шоколад зыянлы. Шоколадның зыяны булу-булмау хакында табибларның фикере төрле. Әче шоколадны тешләр өчен хәтта файдалы диючеләр дә бар. Кемдер исә аның составындагы углеводларны мисалга китерә. Ә углеводлар кариесның бер сәбәпчеләре. 

Тимер препаратлары эчү аркасында тешләр бозыла. Дөрестән дә, тимер препаратлары кулланганда тешләргә юып та бетми торган көрән кунык утыра. Аны фәкать профессиональ чаралар гына бетерә ала. Йөкле вакытта әнисе тимер препаратлары кулланганга баланың теше бозыла дип әйтү – дөрес түгел. 

Теги: бала сәламәтлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар