Логотип
Сәламәтлек

Даруларсыз дәваланыгыз!

Кешенең баш мие сусыз якынча бер атна яши ала. Әмма икенче, өченче көндә аның эшчәнлеге бозыла – галлюцинация (күзгә күренүләр) һәм саташу башлана. Шуңа күрә дә баш «томанлана», фикерләр чуала, хәтер начарлана башлавын тойсагыз, димәк, организмга су җитми.

Стенокардиядән, йөрәк ритмы бозылудан, гипертония һәм шикәр диабетыннан көн саен ашар алдыннан өч-дүрт тапкыр 50 шәр мл кыяр согы яки шуңа кайнаган салкынча сөт катнаштырып (1:1) эчәргә кирәк. Яңа өзгән кыярны әрчеп ашарга да була. Аның күләмен 50 граммнан 200 граммга хәтле арттыра барып, көнгә ике-өч тапкыр ризык кабул итәр алдыннан 10–15 минут кала ашарга.
Көн саен ярты стакан сөт эчү тын кысылудан дәвалый.

Табибларның күпчелеге дәвалану өчен дарулар түгел, ә дәвалау үзлегенә ия продуктлар ашарга, эчәргә киңәш итәләр.

Авыртуны баса торганнар: суган, сарымсак, алма, керән, чөгендер, зәйтүн мае, горчица орлыгы.

Кан басымын төшерә торганнар: сельдерей, грейпфрут, җитен мае, каен суы, мүк җиләге.

Йоклата торганнар: бал, җылы сөт, әфлисун кабыгы. Өчесен берьюлы җылы коктейль итеп эчсәң, тагын да яхшырак.

Ашказаны авыртканнан: кәбестә, банан, яшел чәй, инжир. Бу ризыклар ашказаны җәрәхәтеннән саклый.

Кәефне күтәрүчеләр: кайнар какао, имбир, бал, груша.
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар