Парлы мунчадан соң үсемлек согы һәм төрле үлән чәйләре эчү файдалы.
Ясмин — организмны тынычландыра, тән тукымасын яңарта.
Кызыл клевер — канны чистарта. Чәйгә бераз бал һәм бөтнек өстәргә мөмкин.
Юкә — ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта, тыныч йокларга ярдәм итә.
Мелисса яфракларын 2 минут суда кайнатыгыз, кирәгенчә бал өстәгез. Мондый чәй салкын тиюдән, нерв системасы авыруларыннан һәм тән тиресе өчен бик файдалы.
Тузганак — бавыр эшчәнлеген яхшырта, канны чистарта һәм тәнне бетчә-сыткылардан дәвалый.
Ромашка — эч авыртудан ярдәм итә, нервыларны тынычландыра.
Шалфей чәе иҗади эш башкарганда баш мие эшчәнлегенең уникаль стимуляторы булып санала.
Комментарий юк