Логотип
Сәламәтлек

Ботулизм һәм аннан саклану чаралары

Ботулизм нерв системасына нык зыян сала.

Ботулизм – азык белән агулану ул, ботулин таякчыклары (Cl. Botulum) белән зарарланган ризыкларны кулланудан килеп чыга һәм нерв системасына нык зыян сала. Ул чирне кузгатучы таякчыклар туфракта яши, шуннан гөмбәләргә, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә, суга күчә.

Кислород булмау әлеге микроблар үрчүгә алшарт булып тора. Шуңа күрә герметик ябык банкалар, начар ысланган ит, балыклар әлеге чир чыганагы булырга мөмкин. Каты консистенцияле азык продуктларында токсиннар туплану оячыл характерда булганга, кулланучыларның бер өлеше авырый, ә кемнәргәдер ул куркыныч янамый. Күпчелек консервалар ботулизм таякчыклары үрчүгә яхшы тирәлек булып тора. Аларга, беренче чиратта, гөмбә консервлары, кабак һәм баклажан икралары, консерваланган чөгендер һәм кишер, ит, балык консервалары керә.

Ботулизм таякчыклары китереп чыгарган токсин башка барлык бактерия токсиннары һәм химик агулардан көчлерәк. Тышкы тирәлек тәэсиренә бирешми, 10–15 минут кайнатканнан соң гына таркалу ихтималы бар.

Ботулизмның инкубацион чоры – 6–8 сәгать, әмма 8–10 көнгә дә сузылырга мөмкин! Күп очракта ботулизм шундук сиздерә үзен. Көчле ару, хәлсезлек, баш әйләнү башлангыч симптомнардан санала, гадәттә күз пәрдә белән каплангандай томанлана, күз алмалары калтырый, күз кабагы асылынып төшә, бер әйберне ике итеп күрә башлыйсың, авыз кибә, йоту, сөйләшү авырлаша. Шулай ук косу, диарея, эч кату күзәтелергә мөмкин. Температура күтәрелми, аңны да югалтмыйсың. Чир авыр үткәндә сулыш алу кыенлаша.  Сулыш алу тукталу – ботулизм вакытында үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе. Ботулизмга каршы антитоксин сыворотка – иң үтемле дәвалау чарасы булып тора. 

Ботулизм профилактикасы
1. Гөмбә, ит, балык, яшел үләннәрне өй шартларында консерваламаска.
2. Яңа өзелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне генә консерваларга, озак яткан, бозылган җимешләрне кулланмаска.
3. Җирдә яткан яшелчә һәм җиләк-җимешләрне бик яхшылап юарга.
4. Банкаларны, капкачларны стерильләштерү кагыйдәләрен, җылы эшкәртү режимын төгәл үтәргә.
5. Өйдә ябылган консерваларны түбән температурада сакларга, кабарып чыккан банкаларны юк итәргә.
6. Өй шартларында әзерләп ябылган гөмбә, яшелчә банкаларын базарларда сатып алмаска киңәш ителә.
7. Гөмбә, какланган балык кебек ризыкларны өлкән кешеләр, балалар туклануында кулланмаска.    

Фото: Изображение от freepikИзображение от freepik">">Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар