Кеше тормышында сәламәт йокының әһәмияте зур икәнен барыбыз да белә. Ә менә онкология, инсульт, инфаркт кебек чирләрнең килеп чыгуына йокысызлыкның да сәбәпче булуын белә идегезме. Бүген табиблар торган саен моны исбатлый бара.
Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якупов йокысызлыкның бүген актуаль булуын искәртә. «Кешенең яшенә һәм сәламәтлегенә карап, урта яшьтәгеләргә тәүлегенә 7 сәгать йокы тиешле. 8 сәгать һәм аннан да озаграк йоклап та, кешенең йокысы туймый икән, димәк, сәламәтлек белән проблема бар», – ди ул. Йоклаганда гырлаган кешеләр дә риск зонасына керә. Гомумән, апноэ белән Татарстанда яшәүчеләрнең 5-6 проценты интегә. Ир-атлар арасында бу патология ешрак күзәтелә. Гырлау инсульт белән инфаркт сәбәпчеләре. Йокысызлык – айсбергның очы гына. Эдуард әфәнде әйтүенчә, галимнәр яңарак кына баш миенең тагын бер үзенчәлеген ачкан. Баксаң, юынтык суларны агызып җибәрә торган торба булган кебек, баш миенең дә шушы функцияне үти торган бер өлеше бар икән. Көне буена тупланган барлык начар уйлар, начар энергия, артык-портык информация шушы канал аша юк ителә. Ләкин бу функция фәкать тирән йокы вакытында гына башкарыла ала.
Юлларда аварияләр арта, диләр. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең хәвефсезлек һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе Рушан Шакиров аварияләрнең артуына кешенең туйганчы йокламавы да йогынты ясый, дип белдерә. «Тип-тигез, коры юлда, комачаулык тудыручы бернинди сәбәпләр булмаганда коточкыч аварияләр килеп чыга. Моның сәбәбе – йөртүченең йокыга китүе», – ди ул. Кызганыч, йөртүченең йокыга китүе аркасында килеп чыккан аварияләрнең статистикасы алып барылмый.
Йокыга китү өчен иң яхшы вакытның кичке ун булуын әйтә «Ваше здоровье» нейроклиникасының сомнология үзәге җитәкчесе Юлия Трошина. «Шушы вакытта баш миендә иң күп йокы гормоны эшләнеп чыга. Ул гормон тиз һәм тирән йокыга китәргә ярдәм итә. Соңарак калсагыз, йокыга китүе кыенрак булачак. Телефон, компьютер, ноутбук экраныннан сирпелгән зәңгәр яктылык ул гормонны бик нык киметә, – ди табибә ханым. – 15 процент очракта йокысызлык кешенең эчке кичерешләре, уй-фикерләре белән бәйле була». Даруларга үрелгәнче, йокы алдыннан саф һавада йөреп керү, йога, медитация белән шөгыльләнү, диета кебек чараларны кулланып карарга тәкъдим итә ул. Йокы алдыннан чәй (карасы да, яшеле дә), шоколад, итле ризыклар ашау аркасында да тиз генә йокыга китә алмаска мөмкин. Ә менә кичке ашка йөзем, күрәгә, өрек ашау, киресенчә, йокыга тизрәк талырга булыша.
Йокысызлыктан интексәгез, гомумән, бу тема кызыксындырса, 16 мартта Юлия Владимировнаның лекцияләрен тыңларга килә аласыз. Ул сәгать 11 дә – «Мега», 14 дә – «Тандем», 17 дә «Кольцо» сәүдә үзәгендә уза.
Эдуард Закирҗанович исә 22 мартта «Смена» сәүдә үзәгендә кичке сәгать алтыда «Все люди делают «это», но почему так плохо получается?...» дип аталган лекциясенә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк