Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Замирә Рәҗәпова: «Мин иремә шуны, моны эшлә, димим»

Һәр матур, тату гаиләнең нигезендә хатын-кыз зирәклеге ятадыр.

Ә зирәклек – тормыш тәҗрибәсе белән генә килә. Анда да – үткәннәрдән сабак алып, үзең өчен ниндидер нәтиҗәләр ясый белгәндә генә. 

Журналист, күренекле алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова гаиләдә хатын-кыз зирәклеге кирәклеге турында менә ниләр сөйли:
–   Әни кыш көне күбрәк бездә тора хәзер – миңа балаларны караша. Без шәхси йортта яшибез: урамда контейнер куелган – чүпне шунда тутырып барабыз. Ул тулгач, Макс аны илтеп түгеп килә. 

Беркөнне әни:
– Контейнерыгыз тулган, түгегез! – ди.
– Ярый, Макс күрә бит аның тулганын, түгәр, – дим.
– Әйт үзенә, нигә әйтмисең?! Түксен! – дип әни һаман үз сүзен дәвам итте.
–  Әйтмим, нигә мин аны әйтергә тиеш?! – дим. – Бу – аның өе, ул монда кунак түгел, шушы йортның хуҗасы. Ул Аяз да, Данил дә түгел, әни. Контейнерның да тулганын ул күрә, мин әйтмәсәм дә түгәргә кирәген дә белә. Димәк, үзенең планы бар: йә әлегә ашыгыч, мөһимрәк эше бар, йә юлы ул якка түгел. Борчылма, ул аны барыбер түгәчәк! 

– Ярар алайса, үзегез беләсездер! – дип әни янымнан борылып китте.

Мин иремә беркайчан да шуны эшлә, моны эшлә димим – командалар бирмим. Хәзер бирмим. 
Ә элек, яши генә башлаганда бездә дә бөтенләй башкача иде. Максны уздырып, бөтен нәрсәгә гел үзем чаба идем. «Мин үзем эшлим!» – дип. Чөнки шулай ияләшкән идем – беренче никахымда гаиләне үземә алып барырга туры килде. Аннан күз алдымда әни мисалы тора бит минем. Ул 24 яшендә әтидән аерылды да, бөтен тормышны үзе алып барды. Дүртәр эре мөгезле терлек кенә асрады. Берәүдән дә ярдәм көтеп тормады. Мин дә аның кебек, җир казыйсы булса, иң элек көрәккә үзем барып ябышам, җир тырныйсы булса, иң элек тырмавычны үзем эзләп китә идем.
Ә хәзер алай түгел.

Мин бүген инде хатын-кыз була беләм. 

Туя утыртасы бар менә. Аның чокырын казуның бер авырлыгы юк миңа – без авылда үскәндә андый гына эшләр эшләмәдек: тугызлы чалгы белән печән дә чаптык, кибән кадәр покосларны тракторга да төядек... Әйе, мин чокыр гына казый алам. Әмма хәзер мин аны эшли алмыйм, дим. 
– Макс, чокыр гына казып бир әле, миңа туя утыртырга кирәк иде, – дим. Чүпне дә түкмим, чөнки бу – аның эше. 

Өйләнешеп бергә яши башлагач, беренче мәлдә һәр эшкә үзем тотынуны Макс үзенә ышанмау, ир-ат буларак үзен санламау дип кабул итте.  Мин исә иремнең алай уйлавын теләмәдем. Шуңа күрә үз-үземне, үземнең һәр сүземне, гамәлләремне  контрольдә тота башладым. 

Кәефе юк чакта Макска артык сораулар бирмәскә дә өйрәндем. Андый чакта балаларга да: «Әтиегезгә тимәгез!» – дип кенә торам. Кабинетын ябып кереп китә икән, беребез дә анда кермәве хәерлерәк. «Чәй эчәсеңме?» – дип кенә сорарга мөмкин. Анда да артык сораулар бирмичә: «Әйдә, чык, эч инде, мин табын әзерләдем бит», – димичә генә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар