Уфада “ТТ МИЛЛИ ПРЕМИЯ” бәйрәмендә Фирдүс Тямаев арган халыкны ничек уяткан?

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Фото: социаль челтәр фотолары
Башкортстанның Уфа шәһәрендә «Туган тел» телеканалы оештырган “ТТ милли премия”сен тапшыру тантанасы узды. Беренче тапкыр үткәрелгән чарада татар эстрадасының танылган артистлары да катнашты.
“ТТ милли премия”дә җырчылар 40тан артык номинациядә бүләкләнгән. Бу хакта Интертатка "Туган тел" каналы алып баручысы, "ТТ милли премия" лауреаты Айгөл Габдуллина хәбәр итте. “Ел җырчысы” исеменә Фирдүс Тямаев лаек булган. Фирдүс Уфа сәхнәсендә “Сөям, җаным”, “Сайра әйдә, сандугач” җырларын башкарган.

- Быел "Татар җыры"нда, гадәттәгечә, беренче бүлектә түгел, ә икенче бүлектә иң соңгы булып чыгыш ясадым. Дөресен әйтәм, мин бу хакта белмәдем. Бераз уңайсыз, кыен булды. Ул хисне аңлатып биреп булмый. Ләкин шул ук вакытта сөендем. Мин Салават абыйны көткән идем, аның белән сөйләшеп утыруы да рәхәт. Ә Уфада соңгы булып чыгыш ясаган Айдар Галимов алдыннан җырладым. Арган халыкны уяту өчен “Сөям, җаным”, “Сайра әйдә, сандугач” җырларын, ягъни иске хитларны башкарырга булдым, чөнки мин сәхнәгә чыкканда, сәгать төнге 12нче ярты иде инде. Мин һәрвакыт ситуациягә карап җырлыйм. Әгәр халыкның арганын сизәм икән, дәртләндерәм, уятам, - дип сөйләде Интертатка Фирдүс Тямаев.
 
“Ни өчен элек татар эстрадасын Башкортстан артистлары тотып тора иде, ә хәзер киресенчә?” дигән сорауга Фирдүс: “Элек Татарстанда артистлар әз иде. Аларының да 95 проценты – Башкортстанныкы иде. Ә хәзер Татарстанның үзеннән артистлар чыга башлады”, - дип җавап бирде.

Фирдүс Тямаев сөйләвенчә, җырчыны Уфада җылы кабул иткәннәр. “Андагы зал ошады. Халыкның энергетикасы шәп, драйв күп иде. Аннан соң читтән килгән кешене башка төрле каршы алалар, зурлап кунак итәләр. Мин халыкның энергиясен сизмәсәм, миңа җырларга бик авыр. Ә менә “Пирамида”ның залы да, сәхнәсе дә, энергетикасы да, системасы да ошамый. Аның тамашачысы да минеке түгел. Минем өчен иң яхшысы - Филармония, Уникс! Миңа гади тамашачы кирәк, алар белән аралашып, кочаклап, үбеп, мин үземә көч алам, яңа идеяләр туплыйм. Ә бик куйсалар, мин канатымны җәя алмыйм”, - диде Фирдүс Тямаев.

"ТТ милли премия"дә Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров“Кабатланмас тавыш” номинациясендә бүләкләнгән. Филүс быел “Татар җыры”нда да шушы ук номинациядә лауреат булды. Узган елларда да ул “Кабатланмас тавыш”ы өчен премиягә лаек булган иде. Казаннан килгән Нәфкать Нигъмәтуллин “Сез яраткан җыр”, Венера Ганиева “Матурлык эталоны”, Лилия Муллагалиева “Сез яраткан җыр”, Илшат Вәлиев “ Иң моңлы җырчы” номинацияләрендә җиңү яулаган, Алмаз Хәсәнов “Туган тел” телеканалының махсус бүләгенә ия булган.



Уфада дуэтларны аеруча яраталар булса кирәк, лауреатлар арасында дуэтлар шактый. Әйтик, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов “Иң креатив концерт программасы”, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов “Иң моңлы дуэт”, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар “Универсаль дуэт”, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар “Уникаль дуэт”, Азат һәм Алсу Фазлыевлар “Хит-парадлар лидеры”, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем “Иң зәвыклы пар” дип табылган. Салават белән Гүзәлемнең “Ай-яй-яй” җырлары шулкадәр халык күңеленә үтеп кергән ки, бу җыр белән алар барлыгы өч премиядә чыгыш ясады: “Болгар радиосы”, “Татар җыры” һәм “ТТ милли премия”. Ә Гүзәл Уразовага Уфада көтелмәгән сюрприз булган. “Гомеремдә беренче тапкыр Илдар миңа сәхнәгә чәчәк чыгарып бирде”, - ди ул.



“ТТ милли премия”сенең кайбер лауреатлары: Айдар Галимов - “Чиксез моң иясе”, Фидан Гафаров - “Легендар җырчы”, Гөлназ Асаева “Иң үзенчәлекле җырчы”, Идрис Газиев - “Иң оста башкаручы”, Лилия Биктимерова һәм Фәдис Ганиев - “Иң халыкчан дуэт”, Мирхәт Гайсин - “Универсаль артист”, Лилиана Ирназарова - “Иң уникаль җырчы”, Гүзәл Әхмәтова - “Туган тел” телеканалының махсус бүләге, Марат Шәйбәков - “Оригиналь клип”, Зифа Нагаева - “Туган тел” телеканалы гимны өчен махсус премия, Dj Радик һәм Айрат Сафин - “Тамашачы мәхәббәте”, Дамирә Сәетова - “Иң лирик җыр”, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар - “Күпкырлы дуэт”, Айгөл Габдуллина - “Креатив клип”, Инсаф Галимов - “Иң оптимист җырчы”, Искәндәр Газизов - “Яңа сулыш”, Гүзәл Асылбаева - “Яңа сулыш”, Юлия һәм Илнар Котдусовлар - “Оригиналь җыр”, Гөлназ һәм Эльмир Газизуллиннар - “Иң тынгысыз дуэт”, Флорида Исмәгыйлева - “Туган тел”нең тугры дусты, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар - “Сәнгатькә зур өлеш керткәннәре өчен”, Азат Вахитов - “Дуслык күперен үстерүче шәхес”. 

















чыганак: Интертат

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7475
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5019
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1841
    0
    21
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3782
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату