Тереза Камалова Лидия Әхмәтовага хәйрия эшләрендә катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде
Татарстан джаз оркестры директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсендә сәхнәдән аның дусты эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче Тереза Камалова да котлады. “Сезне бирегә чыгып котламыйча булдыра алмадым. Сезгә талантыгыз өчен рәхмәт”, - дип башлады ул сүзен һәм хәйрия эшләренә катнашуы өчен дә рәхмәтләрен җиркерде. “Әти-әниләрегезгә изге догада булыйк. Балаларыгызга, якыннарыгызга, укучыларыгызга бәрәкәт телим”, - дип җылы сүзләрен әйтте Тереза Камалова.
Мәгълүмат өчен. Тереза Камалова - эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче. Аның заманында «Белла-Карина» балалар мода театры оештыруы, «Эфир» телекомпаниясендә «Фам-ТВ», «Домашний» телеканалында алып баручы булуы билгеле. «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия фонды президенты була, «Дин энҗесе» мөселман йорты оештыра. Тереза Камалова – 1995 – 2005 елларда Казан мэры булган Камил Исхаковның кызы.
Искәртеп үтәбез, кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында Татарстан джаз оркестры директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсе үтте. Кичә кунаклары арасында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Мамадыш районы мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов, Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова һәм башкалар бар иде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/18/150512/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.