Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

“Татар җыры”нда Әлфия Афзалова белән Хәния Фәрхине искә алачаклар

16 декабрь көнне "Татар җыры" концертында Татарстанның халык артистлары, мәрхүм җырчылар Әлфия Афзалова белән Хәния Фәрхине дә искә алачаклар.

16 декабрь көнне "Татар җыры" концертында Татарстанның халык артистлары, мәрхүм җырчылар Әлфия Афзалова белән Хәния Фәрхине дә искә алачаклар. Бу хакта "Барс Медиа" продюсерлык үзәге хәбәр итә.

"Зур тамаша, грандиоз концерт, елның иң дәрәҗәле һәм масштаблы музыкаль вакыйгасы – бу сүзтезмәләр инде күптәннән “Татар җыры” халыкара эстрада фестиваленең синонимнарына әйләнде. “Алтын барс” премиясен тапшыру тантанасы күңел ачарга, күтәренке кәеф, онытылмаслык эмоцияләр бүләк итәргә чакырса да, быелгы церемониядә лирик ноталарга да урын булачак", - диелә "Барс Медиа" тараткан хәбәрдә. 

"Быел эстрадабыз зур югалтулар кичерде. Татарның йѳзек кашлары булган җырчыларыбыз – Әлфия Афзалова белән Хәния Фәрхи китте. Бу вакыйгалар беркемне дә битараф калдырмады. Фестивальнең алыштыргысыз, кадерле кунагы булган Хәния Фәрхине һәм татар сәхнәсенең легендасы Әлфия Афзалованы “Татар җыры”нда искә алачаклар. Мәшһүр артистларыбызны аудиоязмада ишетеп, сәхнәдәге экраннарда күреп булачак", - дип вәгъдә итә оештыручылар.

"Иҗатында яшәү, ярату, туган якка кайту турында байтак җырлар башкарган Хәния Фәрхи исән чагында Разиль Вәлиевка “китү” темасына җыр язарга сорап мѳрәҗәгать итә. Шикләнеп булса да, җырчының теләгенә каршы килмичә, Разил Вәлиев шигырьнең 1 нче куплетын язып ɵлгерә. Кызганычка каршы, әлеге шигырь юллары атаклы җырчыбызның чынлап та китәчәген фаразлау булып чыга", - ди продюсерлык компаниясе вәкилләре. Хәния Фәрхигә хѳрмәт һәм мәхәббәт йѳзеннән, “Татар җыры” фестивален оештыру комитеты Разил Вәлиевкә әлеге җырны язып бетерү һәм, җырчының якты истәлегенә багышлап, “Татар җыры” сәхнәсендә уку үтенече белән мɵрәҗәгать иткән.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/01/151470/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар