“Татар моңы” конкурсында Салават Фәтхетдинов татар теленең киләчәге турында фикерен әйтте
“Пирамида” залында өч сәгать барган “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты бөтен катнашучыларның бердәм булып “Туган тел”не җырлавы һәм конкурс жюриы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның сүзләре белән тәмамланды.
“Сез кая килгәнегезне белеп килгәнсездер – бу “Татар җыры” түгел, бу фестивальнең максаты икенче. Бу – шоу түгел. Монда сикермиләр! – дип башлады ул сүзен. - Безнең беренче таләп – татарча киенү. Аллага шөкер – безнең фестивальдә берсенә берсе охшамыйча матур киенәләр. Икенчедән – онытылган, югала барган җырларын эзләп табып халыкка җиткерү. Безнең менә шундый таләпләр иде”.
“Әле татарча җырлау ул татар моңы дигән сүз түгел. Хәзер бит кеше ничек теләсә, шулай җырлый. Хәзер кеше җыр сорап йөрми, үзе яза да, үзе җырлый, аптырап тормый хәзер безнең халык. Шулай итеп, татар моңы югала, - дип дәвам итте ул. - Безнең мактанырлык һәм тартып алынмаслык бер әйберебез бар: ул - моң!”
Салават Фәтхетдинов киләсе конкурсның унбишенче - юбилей конкурсы икәнен дә искәртте.
“Быелгы фестивальдә шунысы куанычлы– мин моны мактанып та, үкенеп тә әйтмим – быел читтә яшәүче татарлар көчлерәк. Димәк, әле гаепне үзебездән - Татарстаннан эзләргә кирәк икән. Гаепне дә, моңны да...” – дип тәмамлады ул фикерен.
Искәртеп үтәбез, кичә "Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы гала-концерт белән төгәлләнде.
Мәгълүмат өчен: “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын гамәлгә куючылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова бар.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/29/153289/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.