«Әйдә, манчы инде хәзер»!Ватсаптагы статусыма җавап итеп шундый хат-хәбәр килеп төште. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпованың концертыннан төшереп куелган матур видеога җавап иде ул. Танышым белән «манчу» сүзенең нинди мәгънәгә ия сүз икәнен аңлаштык анысы. Ләкин халык алдына үзенең моңлы җырларын башкарырга чыккан җырчыларның «шәхси» тормышындагы хәлләрен тикшерү, гайбәт җыю максатыннан йөрмим концертларга. Җырчы ошый, җырлары күңелемә хуш килә икән, рәхәтләнеп кушылып җырлап, алкышлап, ял итеп кайтам. Ошамый икән, карамыйм, тыңламыйм гына...
Чулпан Йосыпованы үземне белә башлаганнан бирле беләм кебек тоела. Быел 30 яшьлек юбилеен каршы алган җырчы 17 яшендә үк зур сәхнәдә сольный концертын куйган булган икән. Шул ук Филармония концертлар залында. «Бүген дә шул ук көнне кичергән хисләр күңелемдә, сезнең алда каушап басып торам. Хөрмәтләп килгәнегез өчен рәхмәт», – дип сәламләде җырчы Казан тамашачысын. Концерт башында ук «Тип әле, йөрәгем» җыры белән йөрәкләребезне җилкетеп җибәрде.
Быелгы концертын Чулпан Йосыпова халкыбыз тарихында тирән эз калдырган, сәясәткә, мәдәнияткә, музыка дөньясына бәяләп бетергесез өлеш керткән, милләтебезнең легендасына әверелгән татар хатын-кызларына багышлаган. Чулпанга гына хас, башка беркем белән дә бутап булмаслык тавыш, үзенчәлекле моң, бары тик тере тавыш, мәгънәле җырлар, концертның эчтәлеге, ут куелышы, биюләр, Чулпан үзе катнашкан кыска фильмнар – барысы да үз урынында. Чулпанның һәр җырын күңеле аша үткәреп, җырның һәр сүзе арасына яшерелгән мәгънәсен тамашачысына җиткерә алу сәләтенә таң калып утырдым. Һәр тамашачы күңеленә юл таба белә икән ул. Әйтерсең, залда бер мин генә һәм Чулпан Йосыпова иң матур җырларын бары тик минем өчен генә башкара. Ләкин зал шыгрым тулы һәм тамашачылар арасында җырчының иң газиз кешеләре – әти-әнисе дә бар иде. Әнисе Илсөяр ханымның чыгышын көчле алкышларга күмдек. Концертка килгәндә «әнисе дә җырласын иде», дип уйлаган теләгем дә чынга ашты. Элегрәк алар әниле-кызлы, төрле тематик концертларда дуэт буларак та чыгыш ясый иде. Бу концертта уртак чыгышлары җитми калды.
Күп җырлар таныш, рәхәтләнеп кушылып җырлап утырдым. Халкыбызның бай мәдәни мирасын бер концерт программасына сыйдырып бетереп булмый, ләкин бу концертта мин Сөембикә-ханбикә, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Сара Садыйкова, Әлфия Афзалова кебек шәхесләребез турында яңа фактлар белдем. «Сөембикәдән мин – рух ныклыгына, Сәхипҗамалдан – һөнәремә тугрылыкка, Сара ападан – милли моңга, Әлфия ападан җыр сәнгате серләренә, башкару осталыгына өйрәндем. Мин дә алар кебек халкыбыз мәдәниятендә кечкенә генә булса да эз калдырсам, бик бәхетле булыр идем», – диде җырчы. Чулпан бик бәхетле диясем килә. Аның татар эстрадасында үз урыны бар. Исеме җисеменә туры килгән җырчы. «30 гына» дип исемләнгән концерт программасы белән ул үткән белән киләчәкне тоташтыручы бүгенге заманның талантлы җырчысы икәнен тагын бер кат исбатлады.
Динара Әхмәт әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк