Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Татар эстрадасы “җанлана”

Соңгы елларда “Татар радиосы” хәзерге заман татар эстардасының көзгесе яки аның генераторы, дисәк тә ялгышмабыз. Татар эстрада сәнгатенең, радионың баш мөхәррире Айваз Садыйров сүзләре белән әйтсәк, уңышлы мәйданы буларак, “Татар радиосы” 16 ел инде җырчы белән тыңлаучы арасында күпер ролен башкарып килә.

Соңгы елларда “Татар радиосы” хәзерге заман татар эстардасының көзгесе яки аның генераторы, дисәк тә ялгышмабыз. Татар эстрада сәнгатенең, радионың баш мөхәррире Айваз Садыйров сүзләре белән әйтсәк, уңышлы мәйданы буларак, “Татар радиосы” 16 ел инде җырчы белән тыңлаучы арасында күпер ролен башкарып килә.

Билгеле булганча, 16 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та “Татар радиосы”нда кунакта булып китте. Ул радионың хасиятләрен югары бәяләп, аны телевидениедән югарырак баскычка куйды.

Шуннан соң ук  «Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәк җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар советы рәисе Марат Гәрәев татар эстрадасын системага салырга кирәк, бу эшне дәүләт, шәхси компанияләр һәм интеллигенция бергәләп башкарырга тиеш, дип белдерде.

16 еллык эшчәнлекнең тагын бер нәтиҗәсе – 21 октябрьдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Татар радиосы”ның хитларыннан торган җанлы концерт узды. Бу концертта 30дан артык хит башкарылды. Өлкән буын җырчылар - Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина, Закир Шаһбан, Идрис Газиев, Айдар Галимов һәм Салаватны тамашачылар кайнар алкышларга күмде.

Яшьләр буын җырчыларын Ришат Фазлиәхмәтов, Эльвина, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Мөнир Рахмаев, Иркә һәм башкаларны да тамашачы бердәй яратып тыңлады, кушылып җырлап утырды.

Җанлы концерт дигәннәре тамашаның тере тавышка җырлауны күздә тотуын исәпкә алсак, сәхнәдә бер үк вакытта җырлап та, биеп тә чыгыш ясарга яратучы артистлар Фирдүс Тямаев, Мөнир Рахмаев, Айгөл Рәхимова, Иркә бу җәһәттән дә осталыкларын күрсәтә белде.

Концертны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова белән Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, “Голос” проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина белән Айваз Садыйров алып бардылар. Сценарий авторы - Гөлназ Сәфәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар