Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Танылган татар тенорларының берсе Илһам Вәлиев Элвин Грей белән дуэт җырларга әзер

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, татар халкының танылган тенорларының берсе Илһам Вәлиев татар-башкорт шоу-бизнесының иң популяр вәкиле Элвин Грей белән дуэт җырларга мөмкин.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, татар халкының танылган тенорларының берсе Илһам Вәлиев татар-башкорт шоу-бизнесының иң популяр вәкиле Элвин Грей белән дуэт җырларга мөмкин.

“Элвин Грейга төрлечә карыйлар, мин аның берничә җырын тыңлаганым бар – ул җәлеп итә белә. Шул таланты өчен бик хөрмәт итәм мин аны, - диде Илһам Вәлиев үзенең Казан концерты алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә. - Яшь булуына карамастан, нинди аудиторияләр җыя! Аның шул ягы да бар, ул җырларын дөрес сайлый һәм тамашачыга җиткерә белә. Җырчылар күп – тавышлылар һәм тавышсызлар, моңлылар һәм моңсызлар бар. Шулар арасында аңа хөрмәтем зур. Бергә җырлый ала торган җыр тапсак, дуэт җырлыйбыз аны, әмма бу программага өлгермәс инде”.

Җырчы Казанда, Уфа белән чагыштырганда, шоу-бизнес бик үскән дип саный. “Казан белән Уфаның арасы ерак түгел, музыка дөньясында анда да, монда да шул ук вазгыять, әмма Казанда шоу-бизнес нык үскән, Уфада ул кадәр масштаб юк - анда тынычрак”, - ди ул.

Искәртеп үтәбез, 24 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Илһам Вәлиевның концерты үтәчәк. Программада - татар һәм башкорт операларыннан арияләр; Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов репертуарыннан җырлар. Концертны, Татарстан Президенты һәм Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Рәшит Ваһапов фонды директоры, танылган продюсер Рифат Фәттахов оештыра.
 
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/12/152145/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар