Сәидә Мөхәммәтҗанова кинода төшә
Татарстанда гына түгел, бөтен Россиягә «Голос. Дети» тапшыруы аша танылган татар кызы, җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова үзен яңа юнәлештә сынап карый.
«Бүген минем киноиндустрия юнәлешенә кызыклы сәяхәт булды. Кино эчендә дә үз милләтемне татар халык җыры аша күрсәтергә мөмкинчелек биргән өчен чиксез рәхмәтлемен... Бу көн минем якты хатирәм булып калыр ИншАллах. Бик зур рәхмәт мондый тәҗрибә өчен!» – дип хәбәр итә Сәидә инстаграмында.
Фильм Мөхәммәт Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары" әсәре буенча төшерелә.
Сәидә бугенге көндә ике җирдә белем ала: Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында һәм И.В. Әүхәдиев исемендәге музыка колледжында укый. Укудан тыш, Казан шәһәр филармониясендә дә эшләргә өлгерә җырчы.
Алсу ШАКИРОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк