Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

РӘНИС ГАББАЗОВ - КОНЦЕРТЫНДА: ҖЫРЛАРГА ДА, АШАРГА ДА ЯРАТАМ!

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең 2017 елгы яшь башкаручылар конкурсының җиңүчесе Рәнис Габбазовның Габдулла Тукай исемендəге Татар Дəүлəт Филармониясендə икенче сольный концерты үтте.

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең 2017 елгы яшь башкаручылар конкурсының җиңүчесе Рәнис Габбазовның Габдулла Тукай исемендəге Татар Дəүлəт Филармониясендə икенче сольный концерты үтте. Быел Ранис, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, кулына диплом алды. Яшь җырчы Р.Ваһапов фестивалендə жиңеп, машина белəн бүлəклəнде, күптəн түгел сөйгәне Гөлия белән гаилә дə корып жибəрде.
Рəнис концерт башлангач та Финляндиядә яшәүче милләтәшләрдəн кайнар сәламнәр җиткерде. Ул беренче мәртәбә чит илгә барып, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә җырлау бәхетенә ирешкән.

“Хөрмәтле тамашачылар”, - дип башлады сүзен Рәнис.


- Безне бит шушы фестиваль таныштырды, мине җырчы буларак үстерде, татар сәнгатенә канат җәергә ирек бирде! Сезнең каршыгызда бик дулкынланам, шул ук вакытта зур горурлык хисләре белән икенче концертымны тәкъдим итәм! Бер проблема килеп чыкты бит әле, дуслар. Концертымның алып баручысы Финляндиядә калган! Үзем ничек тә булса ахыргача алып барып бетерермен әле. Нишләргә, кая барырга? Дусларым-туганнарым, көчле алкышларыгыз, елмаюларыгыз белән, зинһар, ярдәм итеп утырыгыз.

 
Рәнис Габбазовка алып баручы ролен башкарырга туры килде:
- Бөтен тамада концерт алып бара башлады: үзе җырлый, үзе сөйли. Шаккаткыч бит бу, дуслар! Әле берсе өчен кызарып үлә яздым – сәхнә түренә басты да, сөйләде-сөйләде дә, җырчыны чакыру урынына “бокалларны күтәреп куегыз” димәсенме? Мин үземчә тырышып карыйм. Без – авыл малайлары, ә мишәр егете бөтен әйберне эшли белергә тиеш. Үзем Ульян өлкәсендә тудым, кечкенә вакыттан җырга-моңга гашыйк булдым. Җырларга яратам да, ашарга да яратам, Аллага шөкер! Сəхнəгә көтмəгəндә Айсылу Габдинова килеп чыкты.


“Айсылу Габдинова – Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә беренче премия лауреаты”, - дип таныштырды Рəнис Габбазов. Айсылу белəн концерт дəвамында кызык кына əңгəмə кордылар:
- Ә син нишләп йөрисең монда? 
- Рәнис, мин дә җырларга тиеш бит бүген! Борчылма, концертыңны үзем алып барырмын, миндә тәҗрибә бар! Акча мәсьәләсен соңрак сөйләшеп бетерербез. 
- Нинди акча? Миндә акча юк! Әле генә өйләндем. Бөтен акчам туйга китте. 
- Өйләндең шул... Ярар, Рәшит Ваһапов фестивалендә гран-прига ия булдыңмы? 
- Булдым.
- Җиңүчегә машина бүләк иттеләрме? 
- Иттеләр... Менә шул машинаңны сатып булса да түләрсең! 
- Син нәрсә? Ул бит истәлек! Ул бит горурлык! Стажым бар, иртәгә бер атна була, Алла боерса. Концерттан соң Ульянга, әни янына кайтам. 

Концерт Рәнис Габбазовның җырлары белəн үрелеп барды. Айсылу: “Мин бит ситуацияне коткаручы. Мин – җырчы. Каян тапкансың Гөлияне, минем кебек чибәрләр барында”, - дип əйтеп куймасынмы! Əле ярый Рəнис ишетмəде булса кирəк.


- Нәрсә сөйлисең син? 
- Җырлыйм дим, җырлыйм. 
- Ләкин... Бер генә ләкин бар. Рәнисны үземнеке итә алмадым бит. Начар. Юк, үлеп гашыйк булып артыннан йөгермәдем. Дөресен әйткәндә, баштан мин аны бөтенләй ошатмадым. Аннан соң, Гөлия белән белән йөреп киткәч, кисәк кенә ошый башлады. Без, хатын-кызлар, шундый бит инде: безнең арттан 11 егет авыз-суларын тартып йөргән чакта, үзебезгә борылып та карамый торган уникенчесен сайлап алачакбыз. Әйе, шулай! Беркөн Маратка үпкәләп, Артурның номерын җыям дип, ялгыш Рәнискә эләктем дә, әллә ничек каушап китеп: “Сәлам, Азат!” – дип әйтеп куйдым”,- дип сөйләп китте үзенең кичерешләрен Айсылу Габдинова.
- Бер ел элек, “Гөлсирингә өч кияү” дип аталган концерт программабыз булып узды. Без анда мәхәббәт уйнадык. Авылдан әни шалтырата: “Ах, син, оятсыз, өйләнәсең икән, безгә әйтмисең дә!” – ди. Шаккаттым. Шунысына сөендем: димәк, ышадырырлык итеп, мәхәббәтне уйный беләбез, - дип сөенде Рәнис
- “Ярар Гөлсирин, ярар Айсылу, ә Әлфинә Әзһәмова белән дуэт җырласак, ничек булыр икән?” - дип тамашачыларга карап күз кысты Рәнис.
- Буйларыбыз да туры килә, Галкин белән Пугачёва кебек булыр идек! Шаяртам, әлбәттә, безнең халкыбызның тәрбиясе икенче төрле, шуңа күрә татар эстрадасы рус эстрадасы артыннан куарга тиеш түгел. Без – әдәпле, сабыр һәм моңлы халык!”, - дип ассызыклады ул.«Ядкарь» җырын 1980 елларда Хәмдүнә Тимергалиева, Искәндәр Биктаһиров башкарды. Үзебезнең ядкарьләребез бетмәсен иде. Без булганда, сезнең кебек зәвыклы тамашачы булганда, бетмәс, Алла боерса”, - дип килəчəккə өметлəр баглады яшь жырчы.


Концертта чыгыш ясаган танылган баянчы Ринат Вəлиев үз осталыгын халыкка күрсəтеп, берничə музыка коралларында уйнавы белəн тамашачыны лəззəтлəндерде.

Ə концертның төп хуҗасы - Рəнис Габбазовның беркемнекенə дə охшамаган, үзенə генə хас моңлы башкаруы яраткан тамашачысын битараф калдырмады. Ул илаһи тавышы белəн олы буынны яшьлек хатирəлəренə алып кайтты, яшь тыңлаучыларны да дəртлəндереп алды. Рəнис Габбазов яшь җырчы булуына карамастан, аның үз тамашачысы бар! Концертка килгəн барлык кеше дə канəгать булгандыр, чөнки халык Рəнисне һəр җыры саен алкышларга күмде.

чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/r-nis-gabbazov-kontsertynda-yrlarga-da-asharga-da-yaratam/





 

Галерея

Теги: Рәнис Габбазов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар