Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төһвәтуллин тормышында узган ел эчендә булган 5 кызыклы факт

Беренчесе, әлбәттә, “Болгар радиосы миили музыкаль премиясе”н тапшыру тантанасында безнең коллективның “Иң иҗади төркем” исеменә лаек булуы. Бу, чынлап-та, безнең өчен зур вакыйга, зур уңыш.

 

Беренчесе, әлбәттә, “Болгар радиосы миили музыкаль премиясе”н тапшыру тантанасында безнең коллективның “Иң иҗади төркем” исеменә лаек булуы. Бу, чынлап-та, безнең өчен зур вакыйга, зур уңыш.

Икенчесе. Ниһаять, фатирлы булдым. Мин яшәгән йорт бик матур җирдә урнашкан. Үземә бар да ошый: тирә-ягындагы тәбигать тә, йорт алдында бар булган уңайлылыклар да.

Өченчесе. Минем төркем яңа музыкантлар белән тулыланды. Мин һәрвакыт яхшы, иҗади коллектив хакында хыялланып йөри идем. Гитарачы Ренат белән скрипкачы Дажгын тамашачының да күңеленә хуш килде.

Дүртенчесе. Узган елда концертлар белән Төркия, Әзербайжан, Казахстан, Үзбәкстан кебек илләрдә дә чыгыш ясадык.

Иң соңгы һәм иң кызыклы факт – популяр сайтларның берсендә тавыш бирүләр буенча минем кандидатура  иң көнләшерлек буйдак егет исемен яулады. Монысы да, үзенә күрә, бик күңелле факт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин, Ришат! Жырларынны бик яратып тынлыйм, сина килечектэ тагын да ЗУР унышлар телим!

    Хәзер укыйлар