Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин, Салават һәм Элвин Грей "ёлкалары" күпме тора?

Барыбыз да азмы-күпме ял итәргә җыенып йөргән шушы мәлләрдә артист халкының, киресенчә, "кызу печән өсте" башлана. "Реальное время" басмасы популяр татар җырчыларының бәяләрен тикшергән. Аналитика бик күләмле, кызыклыракларын бәян итәбез.

 


Барыбыз да азмы-күпме ял итәргә җыенып йөргән шушы мәлләрдә артист халкының, киресенчә, "кызу печән өсте" башлана. "Реальное время" басмасы популяр татар җырчыларының бәяләрен тикшергән. Аналитика бик күләмле, кызыклыракларын бәян итәбез.
Корпоратив өчен 7 мең сум — Ак мәчет янында килеп туган гауга белән истә калган Резеда Ганиуллина шушы бәягә җырларга риза. Нурзадә белән Илшат Вәлиев 5—8 җыр башкару өчен 10 мең сум сорый.
 
Иң кыйбатлысы элеккечә Салават Зәкиевич — иң югары гонорар планкасы 1 млн сум, иң түбәне — 200—250 мең. 700 меңгә «тулы концерт» куям дигән. Ләкин корпоративларда чыгыш ясарга бик ашкынып тормый ди.



Элвин Грей өченче урында: аның декабрь гонорарлары Салаватныкына якынлашып килә  — 150—200 мең сум. Бу урында яшь җырчының чыгышы бер сәгать вакыт эченә сыешып бетүен дә онытмаска кирәк.



Икенче урында Айдар Галимов. Бер кич һәм 2-3 номер өчен җырчы 200 мең сум сорый. Сүз уңаеннан, быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Галимов юбилей программасы өчен 1 млн сум акча түләгән.




Узган елгы рейтингта 2 урында булган Ришат Төхватуллинның бәяләре 200 меңнән 100—150 мең сумга кадәр төшкән: шушы бәягә ул 10 җыр башкарырга әзер



Татар моңының патшабикәсе Зәйнәп Фәрхетдинова һәм аның тормыш иптәше Зөфәр Билаловның гонорарлары икеләтә арткан. Алар 4 урында. 150 мең сумга парлы дуэт кич буе җырларга әзер.



5 урында Фирдүс Тямаев: гонорарының югары планкасы 150 мең сум — бу акчага җырчы үз төркеме белән кич буе эшләргә әзер. Артист төркем өчен дә шактый тырыша: 3 млн сумга йөк машинасы, 10 млн сумга махсус музыкаль җиһазлар сатып алган.



Айрат Сафин, Филүс Каһиров, Венера Ганиева, Чәчкә һәм Мурат Гайсинның да бәяләре арткан. Ә менә Гөлназ Сираева һәм Альбина Апанаеваныкы төшкән.

чыганак: Матбугат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар