Рифат Фәттахов “Барс-медиа”ны профессиональ этиканы бозуда гаепли

Бүген Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов "Татар җыры" фестивалендә Ришат Төхвәтуллинның катнашу мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерде.
"Татар җыры-2017" концертына багышланган матбугат конференциясе турында укыдым, - диде Рифат Фәттахов “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Хәзерге көндә Ришатның теге яки бу концертта катнашу–катнашмавы - аның үз ихтыяры. Әмма мине иң нык гаҗәпләндергәне: "Барс-медиа" директоры Марат Гәрәев, Ришатның элекке елларда фестивальдә катнашмау сәбәбләрен аңлатканда, этик нормаларны гына түгел, ә дөреслекне дә боза кебек. Марат Гәрәев сүзләренә караганда, алар “Ришатның продюсеры белән сөйләшүләр алып барганнар, әмма уртак тел таба алмаганнар”. Беренчедән, Ришат белән бәйле ниндидер җитди фикер-тәкьдимнәр белән Марат Гәрәевнең миңа бер тапкыр да мөрәҗәгать иткәне булмады. Киресенчә, безнең кайбер тәкьдимнәр алар тарафыннан кабул ителмәде кебек тоелды миңа”.
Искәртеп үтәбез, 16 декабрьдә "Пирамида" концертлар залында узачак “Татар җыры” Халыкара эстрада фестивале тарихында беренче тапкыр Ришат Төхвәтуллинның катнашуы көтелә. Бу хакта журналистларга "Мираж" кунакханәсендә "Татар җыры" фестивале уңаеннан оештырылган матбугат конференцияседә хәбәр ителде. Оештыручылар хәбәр итүенчә, Ришат Төхфәтуллин “Үзенчәлекле моң” номинациясендә тәкъдим ителәчәк. Җырчының ни өчен моңа кадәр фестивальдә катнашмавының сәбәбен «Барс Медиа» татар медиа группасының рәисе Марат Гәрәев аңлатты: “Эстрадада Ришат барлыкка килгәч тә, аны фестивальдә катнашырга чакырдык. Дөрес, без аның генераль продюсеры Рифат Фәттахов аша аралаштык. Кызганыч, ниндидер сәбәпләр аркасында без уртак тел таба алмадык, - диде ул. - Ришатның “Татар җыры”нда катнашмавыннан беркем дә өстен калмады, кыены халыкка төште”.
“Ришат Төхфәтуллин минем белән 2014 елдан бирле эшләми. Нишләп соң ул шул вакыттан бирле "Татар җыры”нда катнашмаган?! Моңа да мин гаеплеме?! "С больной головы на здоровую", диләрме әле руслар..., - дип гаҗәпләнә Рифат Фәттахов аның сүзләренә. Ул Марат Гәрәевнең: "Татар эстрадасында Ришат Төхвәтуллин дигән йолдыз кабынуга, без аны “Татар җыры”нда күрергә теләк белдердек", - дигән сүзенә карата: “Мондый очракларда безнең бабай: "Акылың алтын икән", - дияр иде. Әзер "йолдыз"ларны файдалану җиңел шул ул, ә менә син аларны эзләп тап, зур сәхнәгә чыгар”, - дип җавап бирде.
“Соңгы вакытта "Татар җыры”ның үз йолдызлары бөтенләй күренми башлады кебек. Узган ел "Филүс Каһиров катнаша", дип сөенештеләр, быел - Ришат Төхвәтуллин... Хәер, Ваһапов фестивалендә тагын йолдызлар кабынып килә - Гөлсирин, Рәнис, Азат, Айсылу... Димәк, "Татар җыры”н оештыручыларына борчылыр урын юк...” - ди Рифат Фәттахов.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/30/153426/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.