Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Резеда Сәләхова: «Артемның тагын да ачыграк күренешләрдә төшкәне бар»

Бу көннәрдә татар тамашачысы ТНВ каналыннан барган, Туфан Миңнуллинның әсәренә нигезләнеп язылган, режиссер Александр Далматов төшергән «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын карый. Һәр серияне караганнан соң, интернет шаулап ала. Серия, актерлар турында сөйләшәләр, фикер алышалар. Кичәге сериядән соң сериал караучыларны бер генә сорау кызыксындырды кебек: «Резеда Сәләхова көнләшми микән?»

«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалында баш геройлар – Мәдинә белән Мирзанур. Әлеге рольләрне Әлмәт театры актрисасы Диләрә Фазлыева һәм Тинчурин театры актеры Артем Пискунов уйный. Сериал барышында, ниһаять, алар өйләнешеп, бергә яши башлады. Режиссер яшьләр тормышында булган яратышу, назны күрсәтү өчен хәтсез генә вакыт биргән. (Гомумән, Александр Далматов ул күренешләрне матур, романтик рухта төшерә белә. «Кеше китә, җыры кала» сериалында Вәсфикамал белән Хәкимулланың яратышуын хәтерлисездер әле). Үбешү-кочаклашу сәхнәләре чын тормышчан төшерелгән. Шуның кадәр тормышчан төшерелгән ки, сериал караучыларның телләрендә бары тик бер генә сорау: «Артем Пискуновның хатыны, актриса Резеда Сәләхова көнләшми микән?» «Резедадан яхшы түгел инде», – дип әйтүчеләр дә табылды.

 Бу сорауга җавапны бары тик Резеда гына бирә ала инде. Без аңа шалтыраттык. Резеда иң элек кычкырып көлде, аннан соң болай дип җавап берде:


–  Татар киноларында үбешү сәхнәләре беренчесе генә түгел. «Ак чәчәкләр»не төшергәндә хәтерлим әле, Динар Хөснетдинов белән безгә дә үбешергә туры килгән иде. Әле ул съемканың нәкъ беренче көненә туры килде. Ул чакта Артем белән никахлашканга әле өч кенә көн иде. Мәрхүм журналист Габдерәхим язып та чыккан иде. Интервью болай дип атала иде: «Резеда Сәләхова: Мин никахымның өченче көнендә чит ир-ат белән үбештем». Ул чакта да кычкырып көлгән идем. Ул шундый кычкырып тора торган интервьюларга махир иде, урыны җәннәттә булсын.

Әле киноны утырып карарга бик вакыт юк. Кичә беренче тапкыр икәү бергә утырып карадык. Беренче сериясен «Мир» кинотеатрында тәкъдир итү кичәсендә караган идем. Бик табигый сериал килеп чыккан. Бар актерлар – Артемны әйтәсе дә юк инде – суда йөзгән балык кебек уйныйлар. «Театр артистлары театр уйныйлар, кино уйнамыйлар», – дип әйтәләр иде гадәттә. Менә монда чынлап та кино уйныйлар. Александр Далматов моңа ирешкән. Актерлардан кинода яшәүне булдыра алган. Режиссер да, артистлар да молодец. Үбешүгә килгәндә, бернинди көнләшү хисе дә юк, ул бит инде безнең эш, алар – партнерлар. Заводка эшкә йөргән иреңне станокка көнләшеп утырмыйсың бит инде. Шуның кебек бит инде ул. Партнер – партнер инде, ул безнең эш.

Артемның инде сәхнәдә дә, экранда да коллегалар – чит хатыннар белән үбешүе беренче генә түгел. Моннан алты-җиде ел элек «Пувырга»  дигән рус фильмында катнашты. Анда рус ТЮЗы актрисасы Полина Малых белән ирле-хатынлы булып төшкәннәр иде. Анда хәтта аларның шәрә килеш төшкән, интим күренешләре бар иде. «Нәрсә диярсең икән, менә шулай төшерергә туры килде», – дип, ул чакта Артем миңа шикләнеп кенә әлеге кадрларны күрсәтте. Минем шул күренешне караганнан соң бердәнбер фразам: «Алла, күкрәге матур бу кызның», – булды (Көлә). Бернинди көнләшү хисе дә уянмады, ул кызның күкрәкләренә соклануым гына уянды. Аллага шөкер, көнләшү кебек чир белән авырган юк һәм авырырга да язмасын, күңелгә керә күрмәсен. Ул – куркыныч корт.  Мин болай төшәм әле, мин болай уйныйм әле, дип килешенү юк безнең гаиләдә.  Эш – эш инде ул. 


Артем белән Резеда кебек матур пардан башка җавапны көтмәгән дә идек, чөнки алар чын күңелләреннән эшләренә бирелгән шәхесләр. Ә сериал караучылар әзер торсын, әле алдагы серияләрдә Артем катнашуында  тагын да «пикатный» күренешләр булачак әле.

Фотолар: кино төшерүчеләр архивыннан,  Резеда Сәләхованың социаль челтәреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Шулай да, Диләрә урынына Ризидәне куйсагыз да бик килешле булыр иде. Ризидә дә бик тә тормышчан итеп уйнар иде. Безнең татарлар тормышында тыйнаклык хөкем сөрә шул. Урыс киноларына карамагындагы инде.

    Хәзер укыйлар