Җырчы гаилә Салават Миңнеханова белән Гүзәлем икесе дә дини каннуннар белән яшәүчеләр. Гүзәлем социаль челтәрләрендә Рамазан аенда гаиләсенең дингә килү тарихы белән уртаклашкан.
Җырчы гаилә Салават Миңнеханова белән Гүзәлем икесе дә дини кануннар белән яшәүчеләр. Гүзәлем социаль челтәрләрендә Рамазан аенда гаиләсенең дингә килү тарихы белән уртаклашкан.
Гүзәлем туып-үскән гади татар гаиләсе дини булмаган, әмма дини традицияләрне саклап яшәгән. Һәр татар гаиләсендә кебек үк, аларда да мулла чакырып исем куштырганнар, ашлар үткәргәннәр, ураза тотканнар, «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» дип эшне башлаганнар. Ә намазны туганнар арасында өлкәннәр генә укыган. Әбисенең намаз укыганын бәләкәй чактан ук күреп, картайгач кына намаз укырга кирәк дип уйлаган.
«Хәләлнең нәрсә аңлатканын да белми идем. «Ля иляха иллаллах мухаммаду расулуллах» дигән сүзләрне гомеремдә беренче тапкыр никахыбызда гына әйттем», – дип яза Гүзәлем.
Әле ул кияүгә чыкканчы әтисенең әти-әнисе бергәләп намазга басканнар. Икесе дә гыйлем алып, бабасы авылда имам-хатыйб итеп билгеләнгән. Никахны да аларга Факил бабасы укыган. Бабасына ияреп әтисе дә дини гыйлем ала башлаган. Хәзер ул да авылларында икенче имам-хатыйб, хаҗи икән.
«Салават белән танышканда, аның дингә карата хөрмәтен, әз генә тартылуын мин инде сизгән идем. Ул дуңгыз ите ашамый, ураза тота, кайбер догаларны укый, кайвакыт җомга намазларына йөри иде. Өйләнгәч, кайткан чакларда әтидән дин турында сораштырып, сөйләшәләр иде. Салават җомга намазларын калдырмый башлады. Бер-ике елдан соң Ураза аенда: «Матурым, мин бүгеннән намазга басам», – дип әйтмәсенме. Миңа шок булды. «Бу шаяру түгел, аны бер укып, бер ташлап булмый» – дидем. «Уйладыңмы?» – дип сорадым. Ул ышанычлы итеп: «Әйе», – дип җавап кайтарды», – дип язган Гүзәлем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк