Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

"Татар җырын" алып баручылар "Үзгәреш җиле" фестивален дә алып барачак

Быелгы "Үзгәреш җиле" фестивален кемнәр алып барачагы билгеле булды. Сәхнәдә - "Татар җыры"н алып баручылар булачак!

Быелгы "Үзгәреш җиле" фестивален кемнәр алып барачагы билгеле булды. Сәхнәдә - "Татар җыры"н алып баручылар булачак!

"Татар-информ" агентлыгына "Барс-медиа" якларыннан бик кызыклы хәбәр килеп иреште. Татар эстрадасы вәкилләре әйтүенчә, быелгы "Үзгәреш җиле" фестивалендә сәхнә "Татар җырын" алып баручыларга биреләчәк! "Үзгәреш җилен" Айваз Садыйров белән Гөлназ Сәфәрова алып барачак!


Айваз Садыйров бу хәбәрне расламады да, кире дә какмады. 

Гөлназ Сәфәрова исә бу хәбәрне раслады.

- "Үзгәреш җиле"н миңа һәм Айвазга алып барырга тәкъдим иттеләр, - диде Гөлназ Сәфәрова. - 1,2,3 декабрь көннәрендә, Алла боерса, опера театрында әлеге зур масштаблы фестиваль узачак. Әлбәттә, бик шатландым. Чөнки узган ел беренче тапкыр бу фестиваль оештырылгач, алып барасым килгән иде, ләкин "Минем алып барасым килә" дип кенә алып барып булмый. Быел үзләре чыктылар. "Ничек карыйсыз, сез алып бара алыр идегезме?" дип сорадылар. Мин бик теләп ризалаштым. Әлеге зур эшкә алындым. Тамашачы безне әлеге фестивальдә күрә алачак.

- Минем фестивальләрне күп алып барганым бар, Президент чараларын да алып барганым бар. Ләкин бу бит башка чара. Эстраданы халыкка башка яктан тәкъдим итү. Минем өчен бу кызык. Узган ел бу фестивальне карадым, концепциясен күзәттем, эстраданы ничек итеп үзгәртергә тырышуларын өйрәндем. Быел фестиваль эчендә кайнау миңа тагын да зуррак белемнәр бирер дип уйлыйм. Миңа һәрвакыт яңалык кызык, шуңа күрә мин бик шат!


Искәртеп үтик, былтыр "Үзгәреш җиле" фестивален Камал театры артисты Равил Шәрәфиев һәм "Созвездие-Йолдызлык" фестивале лауреаты Марина Ясельская алып барды.

Теги: “Үзгәреш җиле”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар