"Мин каршы килмəдем": Нурминский Элвин Грейга карата мөнəсəбəтен аңлатты

Татар рэперы саналучы Альберт Нурминский үз тамашаларында татарча ике генə җыр башкара. Азатлык хəбəрчесе аннан татарча нигə аз җырлавын, аны кемнəр тыңлавын, килəчəккə планнарын белеште.
2018 елның октябрендə билгеле автор-башкаручы (рэпер) Альберт Нурминский белəн Хəтер көне турында сөйлəшкəндə аның Инстаграмда 45 меңнəн артык укучы булса, хəзер бу сан 220 меңнəн арткан. Сəбəбе – урысча җырлар башкарып, рус телле тыңлаучыларны да җəлеп иткəн. Русия күлəмендə гастрольлəре башланды. Хəзер Альберт татарча бик аз җырлый, əле дə Татарстанның Балтач районы Норма авылында яши. Без аның белəн Казанда очрашып, татарча нигə аз җырлавы, Элвин Грей белəн дуслыгы, соңгы яңалыклары турында сөйлəшеп алдык.
– Татар рэперы булып саналсаң да, татарча бик аз башкарасың. Сəбəбе нидə?
– Чөнки русча җырлар хəзерге көндə актуальрəк. Аларны халык күбрəк тыңлый. Мин татарчаны ташладым дип əйтмим, ул булачак. Тагын да зуррак масштаблар алгач, татар егете булуымны əйтəчəкмен һəм татарча берничə җыр башкарачакмын.
– Репертуарыгызда ничə процент татар җырлары һəм ничə процент русча җырлар?
– Хəзер минем татарча җырларым якынча 1-3 процент тəшкил итə. Шуңа да карамастан, мин кайда гына булсам да, бөтен җирдə татарча ике иң əйбəт җырымны башкарам.
– Яшьлəр арасында гимн булырлык татарча берəр җырыгыз бармы? Салават Фəтхединовның "Мин яратам сине Татарстан"ы кебек.
– Белмим. Яхшы идея, тик ул бит бездəн тормый, кеше ничек кабул итүдəн тора.
– Сезнең өчен уңыш нəрсə ул?
– Менə кеше миңа яза тавышың матур, тематикаң ошый дип, кемгəдер көйлəр ошый. Чөнки алар заманча, ягъни кешелəрнең җырларымны тыңлавы минем өчен уңыш.
– Җырларыгызны үз студиягездə яздырасызмы?
– Без монда бөтенебез Казанда бер студиядə яздырабыз. Гомуми студия инде ул. Анда минем яздырганны кеше белгəч, шул студиягə кызыксыну арта.
– Җырчы Ришат Төхвəтуллин татар җырчыларына кыйммəтле тавыш яздыру техникасы җитми дип əйткəн иде.
Америка белəн чагыштырганда безнең техника арзанрак һəм сыйфаты ягыннан да начаррак дип саный ул. Сез
бу фикер белəн килешəсезме?
– Юк, сəлəт булса, бернинди техника кирəк түгел. Техника бар, гади булса да, менə бит ясыйбыз, нəтиҗə бар. Мине күтəргəн иң беренче русча җырым өйдəге гади микрофонга яздырылган иде. Аның бюджеты 500 сум. Əмма ул җыр, ике ел элек чыккан булса да, бүгенге көндə дə актуаль. Эш техникада түгел. Техниканы табып була, ə менə дөрес итеп тəкъдим итə белү авырырак. Иң мөһиме – сəлəт һəм аны дөрес куллана белү кирəк.
– Хейтерларгыз, ягъни сезне яратмаучылар күпме?
– Бар инде алар.
– Җавап кайтарасызмы аларга?
– Юк инде. Алар булсын, тормыш рəхəт булып тоелмасын өчен. Вакытында урынга бастыра белергə тиешлəр, аларсыз булмый.
– Яңа гына Элвин Грей белəн бергə башкарган "Сине сагынам" җырыгыз дөньяга чыкты, ничек популяр эстрада
җырчысы белəн дуэт җырларга булдыгыз?
– Без аның белəн дуслар. Кунакта чəй эчеп утырганда сөйлəшеп киттек тə инде, 12 ел элек язылган җырым бар, шуны
җырлыйк əле, диде Радик. Мин каршы килмəдем. Менə килеп тə чыкты. Бу сөйлəшү Радикның туган көне алдыннан (17 май) булды. Май азагында "Пирамида" залында аның туган көн тамашасында бергə бу җырны башкарып күп тыңлаучыларыбызны
шатландырдык.
– Ничек сиңа Элвин Грей, җырлавы ошыймы?
– Ул – молодец. Минем стильдə булмаса да кеше килə, кеше тыңлый, аларга ошый. Радикның (Элвин Грей) тыңлаучыларны башка, анда минем аудитория түгел.
– Сезнең аудитория –кемнəр? Ничə яшьтəгелəр?
– Минем тыңлаучыларым – күбесе егетлəр, яшүсмерлəр. Тематикам – "пацанский".
– Кызлар да тыңлый дип белə идек...
– Əйе, алар да тыңлый. Концертта да җырларымны белəлəр. Əмма мин бик үк килешеп бетмимдер кебек алар өчен. Əмма күрəсез, аларга да ошый.
– Казанда Элвин Грей кебек берничə көн "Пирамида" залында концертыгызны оештырыр идегезме?
– Əйе, Алла бирсə, барысы да алда дип уйлыйм.
– Димəк телəк бар?
– Əйе, əлбəттə. Ə ник булмасын ди? Менə 1 мартта Казанның Люксор төнге клубында чыгыш ясадым, анда кеше сыймады.
900дəн артык кеше булды. Чират урамның теге ягыннан ук башланган иде.
– Ə стадионнар турында уйламыйсызмы?
– Əле иртəрəктер дип уйлыйм. Килəчəктə ансы да булыр.
– Планда тагын татар җырларын язу бармы?
– Планда бар, язылмаган гына. Əлегə фикерлəр генə бар.
– Нинди темага?
– Хəзер үк əйтə алмыйм. Гадəти темалар булыр. Җырдагы шикелле “кайчан да булса булачак” дип җавап бирə алам. Əлегə рус аудиториясе белəн эшлибез. Татарча да яза алам, əмма яздым да бетте түгел бит. Аның өчен күп эшлəргə кирəк. Минем базам бар, шуңа күрə барысы да булачак, Алла боерса.
тулырак: http://matbugat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.