"Элвин Грей халыкларны берләштерә": Радик Юльякшин Мәскәүдә концерт куйды

"Штаб" инде өч ел Элвин Грейның Мәскәүдәге концертларын уздыруда ярдәм итә. Штаб лидеры Рөстәм Фәез улы Ямалиев фикеренчә, Элвин Грей - татар һәм башкорт эстрадасы феномены. Нәкъ менә Элвин Грейның иҗаты ярдәмендә яшүсмерләр татар мәдәнияте белән кызыксына һәм татар телен өйрәнә. Штаб татар оешмасы алга таба да Элвин Грей үз җырлары белән татар һәм башкорт яшьләрен берләштереп торсын иде дип тели.
- Кечкенәләр дә, зурлар да Элвин Грей җырларын тыңлый. Сүзләрен ятлыйлар, татар һәм башкорт телләрен өйрәнәләр. Мин үзем дә татар телен татар җырлары ярдәмендә өйрәндем, - дип сөйләде "Штаб" координаторы Гөлнара Яруллина.
- Тыңлаучыларга Элвин Грей җырлары бик ошый, аның җырлары безнең радиода ротациядә. Шуңа да без бу матур концертка килмичә булдыра алмадык. Татар-башкорт эстрадасында Элвин Грей кебек искиткеч җырчы барлыкка килүенә без бик шат. Ул экстравагант, заманча һәм шул ук вакытта лирик. Аның җырларын төрле яшьтәге кешеләр ярата. Без шундый яхшы башкаручыларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, - дип, фикерләре белән уртаклашты Восток FM радиосы хезмәткәре Элина Разгоева.
- Радик белән яшьләр бик нык кызыксыналар. Яшьләр генә түгел. Олылар да, киресенчә, өлкән яшьтәгеләр бик күп иде. Бик яраталар, концерттан соң да сәгать ярым фотога төштеләр, искиткеч хәл инде. Халык бик теләп килә. 2018 елның 17 апрелендә Кремльдә - "Дуслык күпере" дигән бик зур концерт була, анда күп артистлар булачак, рус эстрадасыннан да бик күп җырчылар көтелә. Шулай ук Радик та бу концертта булачак, - дип сөйләде Сания Шакирова.
"Штабка" йөрүче башка татарлар да Элвин Грейга карата фикерләре белән уртаклашты.
- Элвин Грейга бик сагынып, сокланып килдек. Ул бик шат күңелле егет, аны бик яратабыз, аның концертларында җырлап-биеп торасы килә. Аны Мәскәүдә күрергә без һәрвакыт шат һәм аңа монда килгәне өчен бик зур рәхмәт, - дип сөйләде "Штаб татарлары".
- Мин - башкорт. Тумышым белән Башкортстан республикасының Баймак районы Ямансаз авылыннан. Элвин Грей турында якынча бер ел элек белдем, аның турында миңа туганнарым сөйләде. Алар барысы да аны бик яратып тыңлый. Быел ул Башкортстанның атказанган артисты исемен алды. Яшь булуына карамастан, шундый үрләр яулавына бик горурландым. Россиядә Башкортстан республикасы турында белмәүләре бераз кәефне кыра. Хәтта почтада да белмиләр, андый очраклар күп булды. Ләкин Элвин Грей чикләрне киңәйтә, аны инде руслар да белә. Бу бары тик горурлык кына уята. Элвин Грей халыкларны берләштерә дип әйтер идем. Бу бик яхшы күренеш. Безнең бернинди ызгышлар да булмаячак. Бары тик музыка, җыр һәм безне берләштерүче артист - Элвин Грей булачак.
- Элвин Грей феномены: ул яшьләргә ошый, үзенең тыңлаучыларын тапкан. Яшьләргә генә түгел, өлкән яшьтәге аудитория дә аны яратып тыңлый, әби-бабайларга да ошый. Феномен төшенчәсен аңлату кыен. Шоу-бизнес ул шундый нәрсә - уңыш формуласы юк, бары тик үзеңнең яраткан эшең белән чын күңелдән, йөрәгең аша үткәреп шөгыльләнергә кирәк. Хезмәт һәрвакытта да бәяләнә, ялкауланырга кирәкми, тырышырга кирәк. Элвин Грейга афәрин, ул моңа лаек, - дип белдерде Мәскәүдә яшәп иҗат итүче ди-джей Радик.
Интертат
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.