Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Популяр җырчы Ренат ИБРАҺИМОВ тормышыннан кызыклы фактлар

Атаклы совет эстрада җырчысы, композитор, продюсер, кинорежиссер, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат ИБРАҺИМОВның бүген Туган көне!

1. Львовта хәрби кеше гаиләсендә туа, Советлар Союзының төрле шәһәрләрендә яшәргә туры килә.
2. Балачагы Кукмара районында яшәүче әбисе янында үтә.
3. Казанда музыка мәктәбен, консерваторияне тәмамлый.
4. Армия сафларында хезмәт итә.
5. Картиналар да яза.
6. Баритон тавышлы җырчыны итальяннар рус Павароттие дип йөртәләр.
7.Беренче тапкыр 20 яшендә өйләнә, хатыны Тамарага да 20 яшь була. Кызлары Вера һәм Надежда туа.
8. Икенче тапкыр өйләнгәндә дә 20 яшьлек Альбинаны сайлый. Балаларына Айя һәм Солтан исемнәре куялар.
9. Өченче тапкыр 60 яшендә үзеннән 40 яшькә яшьрәк Светлана Миңнехановага өйләнә. 20 яшьлек Светлана матурлыгы, мөселман хатын-кызларына хас күндәмлеге белән гашыйк итә. Гаиләдә 4 бала үсә: кызлары Асылбикә, Аиша, Мәрьям, уллары Атилла.
10. Өйдә балалар белән бары тик татарча гына сөйләшәләр.
11. Дингә тирәнтен бирелгән. Намазда. Ике тапкыр хаҗга барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар