Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Өзелеп сагынам...

Фирүзә Ибәтуллина апасы Хәния Фәрхигә үзәк өзгеч хат язган.


Фирүзә Ибәтуллина апасы Хәния Фәрхигә үзәк өзгеч хат язган.


Фирүзә Ибәтуллина апасы, җырчы Хәния Фәрхине юксына. Ул инстаграмга хисле пост куйган, шуның белән бөтен инстачыларны да елаткан.

«Һәр туар таңга, зәңгәр күккә, төнлә калыккан айга сагынуымны, саргаюымны сөйләп, үз алдыма җыр көйләп, ике яңагым буйлап бертуктаусыз күз яшьләре агып, елап, үзәк өзелүдән ыңгырашып, дүртенче җәйне синсез каршы алам, кояшым.

Мин тере кеше. Аякларым-кулларым богаусыз, күзләрем күрә, тамагыма ризык үтә, акылым зәгыйфь түгел, иншалла. Ата-бабалардан калган йола буенча, Ходайга мең шөкер, пар канатлымын. Йорт-җиребез, эчәр суыбыз бар. Якты дөньяларда хатын-кызны иң зур бүләге — ана булу бәхетеннән мәхрүм түгелмен. Газиз әнием исән-сау, дүрт саннары төгәл улларым-кызларым, сөеп туймаслык оныкларыбыз бар. Арыган-талчыккан вакытта иңнәрен куяр туганнар бар.

Бар да бар, ләкин (яратмыйм шул сүзне) син генә юк, минем җанымның яртысы. Һәрбер күзәнәгемнең сәламәтлеге, күңел түремне җылыткан, балкыткан кояшым — Хәния апам минем. Әйе, мин сине, синең истәлекләрне, безнең бергә бер ояда үскән балачакны, балигъ булгач, уртак серләрне, син бүләк иткән һәрбер бүләкне, синең җырларыңны, кечкенәдән минем йөрәгемә сеңеп калган һәрбер киңәшеңне кыйммәтле бер ядкарь итеп саклыйм.

Сине ничекләр өзелепләр сагынганымны белсәң икән. Аны аңлатып та, язып та булмый. Мине ишеткәннәргә, укыганнарга дәшәм. Бу тормышта исәннәрнең сагынып, күрешүләр көтеп яшәүдән дә иң татлы, иң кадерле, кыйммәтле хис юктыр. Алар барыбер кайта, әле булмаса, соңрак кайта. Ә менә мәңгелек иленә киткәннәрне сагыну хисе, никадәр чарасызлык, өметсез, әрнү-газаплар, һәм син шул сагыну алдында никадәр көчсез һәм бер мескен бәндәсең.

Бик еракта-еракта өзгәләнеп, шашып сагынганда ярый әле, кояшым, кызларың Алияң, Алсуың бар. Аларга карыйм да сокланам, чиксез яратам. Аларның бит һәр күзәнәге, сулаган сулышы, төс-кыяфәте синеке, синең яшәешең, синең дәвамың. Ике бөртек сабыеңа мин шулкадәр рәхмәтлемен. Икесе дә акыллы, сөекле ир хатыны, сабыйларының газиз аналары булып, матур итеп дөнья көтәләр. Яшь булуларына карамастан, тормышның асылын аңлап, дөрес фикер йөртеп яшәүләренә сокланам мин кояшымның кызларына. Аларның газиз аналарын өзелеп сагынулары да тыйнак, сабыр.

Алар мин бәрелеп-сугылып, ярсып, әрнеп, чарасызлыктан бөгелеп төшкәндә дә: «Фирүзә апа, җитәр инде сиңа, әниебезне кайтарып булмый, туктат бу эшеңне. Әниебез көчле иде, һәрвакыт көчле булды, ул көчсезләрне яратмый, җитәр, зинһар», — дип, икесе ике яктан сабый баланы юаткан кебек юаталар да, әниләренең дә, үзләренең дә иң бәхетле мизгелләрен сөйләп, минем иелгән башымны күтәрәләр. Үз балаларыма бәхет-тәүфыйк теләп, изге теләкләремне Ходай хозурына юллаганда, кояшымның ике багалмасына, йөрәк парәләренә дә изге теләкләремне юллыйм.

Аннары үземә бер юану, кояшымның гомерен озайтуны шулай дип уйлыйм. Күз нурымның яшәлгән бер көн гомере 2-3 көнгә тәңгәл килгәндер. Ник дигәндә, шул кыска гына гомер юлында үз көче белән нинди генә биеклекләргә, үрләргә менмәде, күпме халык яраткан хит җырлар калдырды, күпме якты истәлекләр, тамашачы сөюе. Ә инде мәңгелек иленең сайрар былбылы булып очкач, кояшымның тамашачысы меңләтә артты. Башкорт-татар эстрада күгендә эз калдырган моң алиһәбезнең җырларына, аның үзенә булган сөю-мәхәббәт беркайчан сүнмәс, сүрелмәс.

Ә үземә килгәндә, апа, кадерлем, йөрәк парәм, кояшым минем, мин синең рухыңны беркайчан да нурсыз итмәм, онытмам. Сиң исән чакта ук вәгъдә иткән безнең гаилә тарихын чагылдырган повестьны тәмамларга, туган җиребездә «Хәния» музее ачарга, синең җырларыңны җырларга, синең бәгыреңнән өзелеп төшкән сабыйларыңны яратып кадерләргә, тормыш иптәшең җизни белән туганлык җепләрен өзмәскә, рухыңны шатландырып хәер-догадан калдырмаска вәгъдә бирәм.

Җаннарың тыныч, урыннарның оҗмахларда булсын, канкардәшем, апам, кояшым», — дигән ул.  
Автор:Резеда Галикәева

фото: https://kazved.ru/

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар