Бүген "Татар радиосы" алып баручысы Ләйсән Таишеваның нарасые туды.
Шатлыклы сөенечне Ләйсәннең бертуган абыйсы Фәритнең хатыны Ландыш Нигъмәтҗанова хәбәр итте. "Ура! Безнең Ләйсәнебез дә бүген әни булды! Котлыйбыз! Исән-сау, әти-әнисенә зур шатлык, бәхет булсын! Тагын бер кечкенә, тәмле малай дөньяга килде!" - дип язган Ландыш интернетта.
Ләйсәнне һәм Александрны уллары тууы белән котлыйбыз, нык сәламәтлек телибез!
Ләйсәннең үзе белән сөйләшкәннән соң, укучыларга тулырак мәгълүмат бирергә вәгъдә итәбез.
чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк